Ә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, кан басымы югары булудан интегүчеләргә аны тагын да азрак кулланырга кирәк! Тоздан тулысынча баш тартырга да ярамый. Чөнки тоздан баш тарту йөрәк өянәге куркынычын арттырырга мөмкин.
Шикәрне күп куллану кан басымы кинәт кенә «сикерүгә» һәм кан тамырлары тараюга сәбәп була. Шулай ук ул нерв системасына начар йогынты ясау сәбәпле, кәефне дә «уйнатырга» мөмкин. Шикәр куллану энергетиклар куллану кебек үк тәэсир итә: башта рәхәт булып китә, әмма аннары организмның кирәген бирә!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез