Газетага язылу

Судан юл туры: Казаннан Чаллыга су юлыннан барып җитеп булачак

Татарстан халкын суга төшерделәр. 24 апрельдән республикада пассажир навигациясе ачылды. Быелгы сезонда якынча 370 мең кеше су юлы буйлап сәяхәт итәчәк дип фаразлана. Казаннан Чаллыга яңа юл да салганнар: бер шәһәрдән икенчесенә елга буйлап барып җитеп булачак. Су юлы тагын кайларга илтә? Елга маршрутларын «ВТ» хәбәрчесе белеште.

Судан юл туры: Казаннан Чаллыга су юлыннан барып җитеп булачак
Фото: Татар-информ

Гадәттә, республикада пассажир навигациясе апрельнең соңгы көннәрендә ачыла иде. Май бәйрәмнәрендә бакчага ашыгучыларга әнә шундый туры юл. Быел елгачылар эшне тизрәк тә тоткан. 24 апрельдә республикада рәсми рәвештә пассажир навигациясе ачылды. Татарстан туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, быел сезон 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлана. Беренче теплоходлар Казаннан Югары Осланга юл тотты. Тиз йөрешле «Метеор»лар исә бераз соңрак – 30 апрельдән йөри башлаячак. Алар пассажирларны Болгарга һәм Тәтешкә алып барачак.

Су юлы буйлап йөрергә яратучыларны быел яңалык та көтә: бу сезонда Идел һәм Чулман елгалары буйлап Казаннан Чаллыга кадәр һәм кире якка яңа маршрут хәрәкәт итә башлаячак. Ул республиканың башка шәһәрләрен – Чистай, Алабуга һәм Түбән Каманы да колачлаячак, дип фаразлана.

Татарстанның эчке су юлларының озынлыгы 1 мең чакрымнан артык тәшкил итә.

– Бу – тарихи проект, без Чулман елгасы буйлап югары тизлекле судноларда пассажир маршрутларын кире кайтарабыз, – диде Татарстан туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. – Кайда яшәүләренә карамастан, әлеге маршрут республикада яшәүчеләргә дә, безгә килгән туристларга да ошаячак, дип өметләнәбез. Билгеле булганча, Татарстанда ел саен 4 миллион турист кунак була.

Казаннан Чаллыга су юлы буйлап баручыларга кызыклы программа да әзерләгәннәр. «Автокала туризм үзәге буларак ачышка әвереләчәк. Чаллыда былтыр ачылган «КАМАЗ» визит-үзәгенә зур өметләр баглыйбыз. Шәһәр тарихы да бик үзенчәлекле. Күпләр аны белеп тә бетермидер әле», – диде Сергей Иванов.

«Татарстан флоты» компаниясе директоры Роман Лизалин әйтүенчә, Казан белән Чаллы арасында рейслар җәй буе йөреячәк. Башкаладан «Метеор»лар – һәр атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә, автокаладан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кузгалачак.

– Хәрәкәт итү расписаниесен төзедек инде. Казаннан судно 8 сәгать 30 минутта чыгып китәчәк, 14 сәгать 20 минутта Чаллыда булачак. Кире юлга икенче көнне Чаллыдан 13.00 сәгатьтә чыгып китәчәк, 18 сәгать 50 минутта Казанда булачак, – диде Роман Лизалин.

Ул яңа маршрутта тиз йөрешле «Метеор-2020»ләр йөреячәген дә искәртте. «Компания әлеге судноларны узган елгы навигация чорында сатып алды. Аларны октябрь–ноябрь айларында сынап карарга өлгердек», – диде «Татарстан флоты» җитәкчесе.

«Метеор»дан Чистай, Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә төшеп калырга да, юлны алга таба елга буйлап дәвам итәргә дә мөмкин булачак. Чистайда, мәсәлән, коры җиргә чыккан туристларны сәүдәгәрләр утарында көтәчәкләр. Шәһәргә «Метеор» 11 сәгать 35 минутта килеп җитәчәк. Туристларга Чистай тарихына багышланган маршрут әзерләгәннәр. «Маршрут кысасында сәүдәгәрләр утары белән танышырга мөмкин булачак. Биредә сәүдәгәр гаиләләренең көндәлек тормышы, традицияләре турында сөйләячәкләр», – диде Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгының туризмны үстерү буенча директоры урынбасары Земфира Хөснетдинова.

 Алга таба тукталышлар саны тагын да күбәеп китмәгәе. «Әлеге юнәлеш буенча пассажирлардан да фикерләр көтәбез. Рейслар санын арттыру мөмкинлеге бар. Һәм, әлбәттә, тукталышлар күбәячәк. Бу – үзенчәлекле проект. Без моңа күптән әзерләндек. Мондый даими рейс Советлар Союзы заманында гына булган», – диде Роман Лизалин.

Алдан алган фаразларга караганда, быелгы сезонда якынча 370 мең кеше су юлы буйлап сәяхәт итәчәк. Чагыштыру өчен, 2024 елда әлеге сан – 334 мең кеше, 2023 елда 362 мең кеше тәшкил иткән. Су юлын үз итүчеләрнең күбесе – бакчага йөрүчеләр һәм туристлар.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре