Татарстанда кыргый хайваннар белән бәйле юл һәлакәтләре арткан

Поши, кабан, кыр кәҗәсе – республика юлларында машина астында калучы хайваннар исемлегендә әнә шушы кыргый хайваннар бар. Соңгы арада мондый очраклар арткан дип кисәтә Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.

Дөрес, мондый очракларда хайваннар гына түгел, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар да зыян күрә. Агымдагы елның 9 аенда 109 шундый һәлакәт теркәлгән. Иң күп очраклар Алабуга, Питрәч, Әлмәт һәм Чистай районнарында булган.

Белгеч машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннар күчеше мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган юл билгеләренә карарга кирәклеген искәртә.


Фикер өстәү