Мәктәп укучыларын программалау осталыгына өйрәтәләр

Мәктәп укучыларын программалау теленә өйрәтә торган төбәкләр арасында Татарстан да бар. Бушлай курслар 2021 елда башланып китәчәк. Алар илнең биш төбәгендә сынау проекты буларак гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Россиянең цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

Барлыгы 2 меңнән артык мәктәп баласын укуту ниятләнә. Әлеге курс математика һәм информатика фәненә өстәмә булып барачак. 14 яшьтән өлкәнрәк укучыларны җәлеп итү каралган. Проект 2022 елның июнь аена кадәр дәвам итәчәк. Курсларның эчтәлеген, вакытын, программасын исә соңрак ата-аналар һәм укытучылар ярдәме белән үзгәртергә дә мөмкиннәр. Әлеге укытулар “Цифрлы икътисад” илкүләм программасының “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” федераль проектында каралган чаралар исемлегенә керә.


Фикер өстәү