2023 елның кемнәргә багышланачагы билгеле

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте. Аны 2023 елда Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинский тууына да 200 ел тулуга багышлыйлар. Якын арада шушы ел уңаеннан үтәсе чараларга әзерлек эшләре башланачак.

Элегрәк, августа аенда, ил башлыгына мондый тәкъдим белән Мәскәүнең 1514 нче номерлы мәктәбе укучысы чыккан иде. Бу вакытта Россия Президенты укучының сүзләрен хуплады. Октябрь башында исә ул Укытучы һәм остаз елын үткәрү турында Указ проектын тәкъдим итәргә кушкан иде.


Фикер өстәү