Казанның 175 нче гимназиясе укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның 175 нче гимназиясе укытучыларына һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.  

Бүләкләү тантанасы республиканың Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Алексей Песошин гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен Халыкара укытучылар көне белән котлады. Ул аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде, рәхмәтен белдерде.

«Безнең һәммәбезнең мөгаллимнәре, беренче укытучысы, безне ниндидер мөһим нәрсәләргә өйрәтүчеләр булды. Шуңа күрә, һөнәрегезгә тугры, фидакарь булуыгыз, балаларга мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә», – диде Алексей Песошин.

Педагогларны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да тәбрикләде.

Казанның 175нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден-медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Фикер өстәү