«Кызым, бу бүләкнең берәр файдасы бармы соң?»: Казанда хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларын кунак иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин аларга дәүләт бүләкләре, дәрәҗәле исемнәр тапшырды. Араларында медицина, авыл хуҗалыгы, төзелеш хезмәткәрләре, укытучылар, архитекторлар, спортчылар да бар.

– Сез тантанада очраклы кешеләр түгел. Сәләтегез, тырышлыгыгыз республиканы тагын да көчлерәк итә. Намуслы хезмәтегезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт, – диде Алексей Песошин, бүләкләү тантанасында.

Премьер-министр чыгышында республикадагы вазгыять белән таныштырып үтте.

– Авыр сәяси-икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстанда халыкның яшәү дәрәҗәсе сыйфаты саклана. Сәнгатьтә, социаль өлкәдә күп проектлар тормышка ашырыла, – диде Алексей Песошин.

Кемнәр соң ул республиканы көчлерәк итүчеләр? Буа районының «Таң» җәмгыятендә машина белән саву операторы Нурдания Алимова «Татарстанның атказанган терлекчесе» исеменә лаек булды. Бераз аптырап та калды кебек.

– Кызым, бу бүләкнең берәр файдасы бармы соң? 40 ел стажым бар. Лаеклы ялга чыккач та 15 ел эшләдем әле. «Хезмәт ветераны» дигән исемем дә юк бит. Бу исем белән кая барып була? – дип Нурдания апа үзенекен сөйли башлады.

«Апа, мондый исем теләсә кемгә бирелми бит, сезнең хезмәтегезне лаеклы дип бәяләгәннәр, димәк», – дип аңлаткач, ирен читендә елмаю күренде.

– Без – авыл кешесе, барысын да аңлап та бетермибез инде. Ышанып та бетмим әле. Төне буе йоклый алмадым, бик нык дулкынландым. Мондый зур җиргә барганым юк бит, – ди 75 яшьлек Нурдания ханым.

Ташкичү авылында 8 нче сыйныфны тәмамлауга  фермада сыер сава башлаган ул. «Иртәнге сәгать 4тә тора идек. Чиста булсын дип, сыерларны да юдык. Аларга Миләүшә, Ләйсән дигән кушаматлар тактым. Терлекнең башыннан сыйпамасаң, яратмасаң,  ул сиңа сөт бирми. Кул белән көнгә 15–16 сыер саудым. Машина белән – 25 сыер. Хәзер инде ял итәм. Яшьли ирдән калдым. Өч баламны ялгыз үстердем. Тормышым җиңелләрдән булмады, – ди ул.

Лениногорск районының Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев «Авыл җирлеген үстерүдәге хезмәте өчен» медаленә лаек булды. Ул бу җирлектә 16 ел эшли икән. Тимәш райондагы иң зур авыл булып санала. Анда 900 хуҗалык исәпләнә, 2400 кеше яши. Җирлек башлыгы мондый бүләкне көтмәгән.

– Быел республика программасы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Элеккегесе бик иске иде. Дин галиме Утыз Имәни истәлегенә комплекс төзүне сорап, Президентка хат яздык. Безнең фикерне хуплап, моның өчен 37 миллион сум акча бүлеп бирелде. Аны октябрь аенда тапшырырга планлаштырабыз. Утыз Имәни Чирмешән районында туган, бездә яшәгән һәм җирләнгән. Комплексның бер ягы – дини, икенчесе заманча өлештән торачак, – диде ул үзгәрешләр турында.

Башлык әйтүенчә, авыл юлларына асфальт түшәлгән. Җирле салым акчасына яңартылып тора. Авыл шәһәрдән өч чакрым гына ераклыкта урнашкан. Халыкның күбесе автобус белән шунда барып эшли. Авылда күпкатлы йортлар да бар икән. Быел 12 ишегалды яңартылган. Моны ул авыл өчен зур яңалык дип саный.

– Авылда быел 22 бала туды. Биш ел элек 200 балага исәпләнгән яңа бакча салынды, ул сабыйлар белән тулы. Урта мәктәп бар. Бездә дә яшьләр шәһәргә китү ягын карый, – диде Рафаэль Сираев.

«Татнефть»нең технологик үсеш үзәгендә төп белгеч Рәшит Миңнуллин «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» II дәрәҗә орден медаленә ия хәзер.

– Зур бүләк бу. Беренче чиратта, укытучыларның хезмәте дип бәялим. Авыл укытучылары безне хезмәткә өйрәтте, моның җитештерүдә дә кирәге чыкты. Университетта укыганда Камчатка, Себер, Урал якларына экспедицияләргә җибәрәләр иде, – ди ул яшьлеген искә төшереп. – 1998 елда кризис вакытында нефть бәясе 12 долларга төште. Шул вакытта безне җитәкчеләр чакырып: «Болай артка тәгәрәргә ярамый», – диделәр. Барлык технологияләрне яңартып, тормышка ашырдык. Бүген дә бар көчебезне куеп эшлибез, – ди Рәшит әфәнде.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү