Рөстәм Миңнеханов укытучыларга: Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Традицияләр дә саклана, яңалык та өстәлә. Татарстандагы мәгариф тармагын шулай тасвирлап булыр иде. Һөнәри бәйрәм көнендә укытучылар Татарстан Президентыннан котлау сүзләре кабул итте.

Татарстан мәгариф системасы бай тарихка ия. Ул үз эчендә Европа, Россия һәм үзебезнең милли гореф-гадәтләрне берләштерә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” комплексында узган Халыкара укытучы көненә багышланган чарада шулай диде. Аның фикеренчә, мондый система киләчәккә ышанычлы карарга мөмкинлек бирә.

– Инфраструктура булдыру, кадрлар мәсьәләсен хәл итү югары белем бирү сыйфатын, аның эзлеклелеген һәм дәвамлылыгын тәэмин итәргә булыша. Укытучыларның профессиональлеге, осталыгы нәтиҗәсендә быел республикада бердәм дәүләт имтиханында 257 бала 100 балл җыйды. Бу узган ел белән чагыштырганда 18гә күбрәк. Әлеге күрсәткеч белән без Россиянең иң яхшы биш төбәге арасына кердек. 9 ел дәвамында без Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча призерлар рәтендә торабыз, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан халыкара олимпиадаларда ил данын да лаеклы яклый. Бу җәһәттән Президент WorldSkills Russia җиңүчеләрен искә төшерде. Татарстан җыелма командасы илкүләм чемпионат финалында I урынны яулаган иде.

– Без укучыларыбызның һәм укытучыларыбызның казанышлары белән горурланабыз. Татарстан Хөкүмәте педагогик хезмәтнең статусын һәм абруен күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, укытучылар хезмәтен бәяләү һәм мәктәпләргә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлдә, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм укытучыларга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар теләде.

 

 


Фикер өстәү