Иртән йөрү куркыныч: юл фаҗигаләре иң күп була торган вакытларны ачыклаганнар

Юл фаҗигаләрендә иң күп үлем-китем очраклары төнге сәгать бердән иртәнге җидегә кадәр күзәтелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни үзәге белгечләре, узган ел юлларда күзәтелгән вазгыятькә анализ ясаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килгән.

Иң күп юл фаҗигаләре кичке сәгать биш белән сигез аралыгында теркәлә, ди белгечләр. Барлык аварияләрнең чиреге нәкъ менә шушы чорга туры килә. Узган ел тәүлекнең шушы аралыгында теркәлгән юл фаҗигаләрендә зыян күргән һәр 100 кешенең 14е үлгән. Юл һәлакәтләре китереп чыгарган машина йөртүчеләрнең яше 25–49 яшь аралыгында тирбәлә, ди белгечләр. Ни гаҗәп, хатын-кыз машина йөртүчеләр юл фаҗигаләренә сирәгрәк очрый икән. Белгечләр моны рульдә йөргән гүзәл затларның азрак булуы белән аңлата.

Узган ел Россия юлларында машина белән юл кырыена төшеп китү, туктап торган машинага килеп бәрелү, ЮХИДИ инспекторы, юл төзекләндергән эшчеләрне бәрдерү очраклары да арткан. Исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 11616 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 3445 кешенең гомере өзелгән. Узган ел теркәлгән һәр ун юл фаҗигасенең тугызы кагыйдә бозган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Аварияләрнең өчтән бере юлларның төзек булмавы, аларның тиешле таләпләргә туры килмәве аркасында килеп чыккан.

Җәйге чорда, бигрәк тә челләдә юлдагы аварияләр саны бермә-бер артырга мөмкин дип кисәтә психологлар. Казан дәүләт медицина университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты, клиник психолог Эльмира Миассарова сүзләренә караганда, чамадан тыш эссе көннәрдә баш миендәге кан әйләнеше бозыла.

– Баш миенә һава җитми башлый. Бу, үз чиратында, кешенең психик халәтенә, зиһененә дә йогынты ясый. Нәтиҗәдә кеше таркауга әйләнә. Игътибарны туплау кыенлаша. Әйләнә-тирәдә барган хәлләрне кабул итү рәвеше дә үзгәрә. Андый чакта кеше еш кына каршында торган әйберләрне генә күрә, тирә-яктагы әйберләргә, вакыйгаларга игътибар итми башлый. Шуңа күрә юлдагы һәлакәтләрнең эсселек аркасында килеп чыгуы да бик мөмкин, – ди ул.

Белгеч сүзләренә караганда, җирнең геомагнит фонында үзгәрешләр барганда да кеше игътибарсызга әйләнә. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр бу тирбәнешләргә аеруча тиз бирешә икән. «Җәйге челләдә юл һәлакәтенә очрамас өчен машина йөртүчеләр гади генә кагыйдәләрне истә тотсын иде, – ди Эльвира Миассарова. – Юлга чыгар алдыннан, иң беренче чиратта, йокыгызны туйдырыгыз. Кул астында эчәргә һәрчак чиста су булсын. Юлда барганда, туктап, ял итәргә дә онытмагыз. Моның өчен машинагызда кечкенә генә мендәрчек йөрсен. Ерак юлга чыкканда яныгызда сезне алыштырып, ял иттереп алучы кеше булса да яхшы. Бик нык борчылганда, зур стресс кичергәндә рульгә утырмавың хәерле. Юлга чыгар алдыннан составында игътибарны тупларга комачау иткән матдәләр булган дарулар эчүдән дә тыелыгыз. Моның өчен даруның инструкциясен яхшылап укырга кирәк. Анда бу хакта кисәтелгән була».

Динә Гыйлаҗиева

Татарстан юлларындагы куркыныч саннар

 

  2021 елның 5 ае 2022 елның 5 ае арту/кимү
Аварияләр 1284 1161 -123
Һәлак булучылар 87 105 +18
Имгәнүчеләр 1591 1438 -153
       

 

 


Фикер өстәү