Урыны да, җыры да булачак

Якын киләчәктә Казанда рус фольклор үзәге белән Пушкин скверы пәйда булырга мөмкин. Рус милли-мәдәни җәмгыяте активистлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шундый тәкъдим җиткерде. Очрашу рус теле көне һәм бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысасында узды.

Аңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөек шагыйрьнең исеме Рус милли-мәдәни җәмгыяте активистлары белән очрашуда да еш телгә алынды. Аерым алганда, җәмгыять рәисе Ирина Александровская Казанда Пушкин исемендәге сквер булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Аракчино бистәсендә юл киңәйтү аркасында, Пушкин һәйкәленең башка урынга күчереләчәген дә хәбәр итте ул. Хәзер аның кайда урнашачагын тәгаенләрга кирәк.

Ирина Александровская, Татарстанда рус теле комиссиясе оештыру турында Указ имзалавы өчен Президентка рәхмәт әйтте. Җәмгыять рәисе 2023 елда Казанда «Россия җыры» фестивале дә оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. Әлеге фестивальне оештыру ягын кайгыртырга кушты ул. Татарстан Президенты рус милли-мәдәни җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Татарстан музейларында рус коллекциясе» проектын, алар тарафыннан чыгарылган басмаларны алга таба да танытырга кирәклеген искәртте.

– Рус теле – безнең барыбызның да туган теле. Кайда гына булсак та, без аны белергә, танытырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов җәмгыять активистлары белән аралашу барышында. – Сез – үзенә күрә волонтер һәм энтузиастлар. Эшегездә үзегез кебек үк битараф булмаганнарга таянасыз.

Ирина Александровская, форсаттан файдаланып, Казанда ачылачак рус фольклор үзәге өчен бина табарга кирәклеген дә искәртте. Рөстәм Миңнеханов ул шәһәр үзәгендә урнашса яхшырак булачак дигән фикердә. «Болай эшләгәндә анда балаларны да җәлеп итеп булыр, ул туристлар арасында да зур кызыксыну уятыр иде», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге Рус милли-мәдәни җәмгыяте активистлары җиткергән барлык тәкъдим, проектларны да тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, дип ышандырды. «Сезнең хезмәтегез бик кирәк. Без бу эшнең нәтиҗәләрен дә күрәбез. Сезгә уңышлар телим. Без сезгә һәрчак ярдәм итәчәкбез», – диде Президент.

Бәйрәм уңаеннан оештырылган төп тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды.  Анда Рөстәм Миңнеханов рус мәдәнияте байлыгын саклап калу һәм арттыру буенча кирәкле адымнарның дәүләт программаларында да чагылуын искәртте. Мисал өчен, республикада 16 ел дәвамында «Татарстанда рус теле» программасы эшли. Моннан тыш, ел саен дистәләгән рус этномәдәни проектлары да тормышка ашырыла.

– Рухи мирасны саклау эшенә битараф булмаган һәм зур өлеш керткән барлык кешеләргә, беренче чиратта мөгаллимнәргә, мәдәният хезмәткәрләренә һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Татарстанның Рус милли-мәдәни җәмгыятенең 10 еллык эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Бүген активистлар белән очрашуда без күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштык, бурычлар билгеләдек, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе рус телен һәм рус мәдәниятен популярлаштыруның Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аерым әһәмияткә ия булуын искәртте. Май аенда Татарстан Президенты каршындагы Рус теле буенча комиссия оештырылуын искә төшерде ул. «Телләр, традицияләр һәм мәдәният төрлелеге – Россиянең зур байлыгы. Без күпмилләтле җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче барлык халыкларның рухи кыйммәтләрен һәм үзенчәлекләрен саклап калырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү