Ипотеканың яңасы булачак

Россиядә 5 процентлы «Сәнәгать ипотекасы» пәйда булырга мөмкин. Премьер-министр Михаил Мишустин шундый программаны эшләтеп җибәрү мәсьәләсен карарга кушкан.

Предприятиеләргә сәнәгать максатында күчемсез милек сатып алу өчен 5 процентлы кредит бирергә мөмкиннәр дигән сүз бу. Бу мәсьәләне Финанс, Икътисади үсеш министрлыклары, кайбер төбәкләр башлыклары белән бергә, 9 июньгә кадәр карарга тиеш.

Илдә «Сәнәгать ипотекасы»н башлап җибәрүне Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән. Исегезгә төшерәбез: 1 майда Михаил Мишустин «Ташламалы ипотека» программасының гамәлдә булуын ел  азагына кадәр озайту турында карарга кул куйды. Аны яңа йортлардан торак, шәхси йорт төзү яки җир кишәрлеге сатып алу өчен тотарга мөмкин. Шулай ук күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека 2023 ел азагына кадәр озайтыла. Моннан тыш быел IТ-белгечләр өчен ташламалы ипотека пәйда булды


Фикер өстәү