Ташламалы ипотека программасы буенча банклар гаризалар кабул итә башлаган  

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 6,5 процентлы ипотека турында карарга кул куйган. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителә. “Аны Президент Владимир Путин расларга кушкан”, – диелә хәбәрдә.

16 апрельдә дәүләт башлыгының яңа төзелгән йортлардан торак сатып алуга 6,5 процентлы махсус ипотека программасын эшләтеп җибәрүне тәкъдим иткәнлеген искә төшерик. Бу күрсәткечтән артып киткән процентларны дәүләт үзе түлиячәк. Кайбер банклар, Министрлар Кабинетының карарын көтеп тормастан, әлеге программа буенча заявкалар кабул итә башлаган да инде.

Ташламалы ипотеканы быел 1 ноябрьгә кадәр алырга мөмкин. Процент ставкасы кредит түләүнең бөтен срогы дәвамында саклана.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 6,5 процентлы ипотеканы Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә – бәясе сигез миллион сумга кадәрге, илнең башка төбәкләрендә – бәясе өч миллион сумга кадәрге торак сатып алу өчен  рәсмиләштерергә мөмкин. Беренчел кертем торак бәясенең кимендә 20 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Программаның 250 мең чамасы яңа торак кредиты бирү мөмкинлеген ачуы күздә тотыла.

Хөкүмәтнең исәп-хисапларына караганда, ташламалы ипотека программасы төзелеш өлкәсенә банклардан чама белән 900 миллиард сум акча җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.  Моңа кадәр Михаил Мишустин Министрлар Кабинетының резерв фондыннан кредит оешмаларын субсидияләүгә алты миллиард сум бүлеп бирәчәге турында хәбәр иткән иде.

 

 

 


Фикер өстәү