Кибеттә бер хатын-кыз 11 яшьлек кызны кыйнаган

Чаллыдагы кибеттә бер хатын-кыз  ике кыз янына килгән һәм  берсен идәнгә егып, аяклары белән типкәләп кыйнган.  Әлеге хәл видеога эләккән.

Социаль челтәрләрдә чыгарылган видеоның авторы әйтүенчә, зыян күргән кызга 11 яшьләр чамасы. Ә моны күргән кибет хезмәткәре бу хәлгә битараф калган.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы полициягә әлеге хәлне тикшерергә йөкләмә биргән. Тикшерү барышы һәм аның нәтиҗәләре прокуратура контроленә алынган.


Фикер өстәү