Прокуратура Татарстанның бер балалар бакчасында сабыйларга тупас мөнәсәбәт турындагы мәгълүматны тикшерә

Прокуратура Азнакайның балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән тупас мөнәсәбәт турында мәгълүматларны тикшерә башлаган. Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шулай дип белдергән.

Социаль челтәрләрдә балалар бакчасы тәрбиячеләренең тиешле кысадан чыгуларын чагылдырган видео пәйда булган. Азнакай шәһәре прокуратурасы балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын кисәтү органнары белгечләрен тикшерүгә җәлеп иткән.

“Ведомство мәктәпкәчә мәгариф оешмасы эшен бәяләп, тикшерү йомгаклары буенча гаеплеләрнең җаваплылыгы турында мәсьәләне күтәрәчәк”, – дип билгеләп үткән Галиев.
Аның әйтүенчә, прокуратура тикшерү барышы һәм нәтиҗәләрен контрольгә алган.


Фикер өстәү