“Мин – профессионал” Бөтенроссия студентлар олимпиадасына теркәлү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

“Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының төп проектларыннан берсе – студентлар олимпиадасы быел инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Олимпиадада катнашучылар, лингвистикадан алып, робот техникасына кадәр, 73 төрле юнәлешнең берсе яки берничәсе буенча көч сынашачак.

Казан федераль университеты инде менә икенче ел рәттән “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр” юнәлеше буенча олимпиаданы оештыручы булып тора. КФУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы 2022/2023 уку елында әлеге чараны үткәрүгә 3 миллион сум күләмендә грант откан.
Студентлар техник, гуманитар, табигать фәннәре, педагогика, аграр һәм медицина фәннәре буенча көч сынашачак. Аларга биремнәрне Россиянең төп вузлары һәм илнең зур компанияләре белгечләре төзи. “Иң-иңнәр”гә акчалата бүләкләр, магистратура, аспирантура һәм ординатурага керүдә ташламалар, шулай ук эш бирүчеләргә үзләрен күрсәтү, зур компанияләрдә стажировка узу мөмкинлеге биреләчәк.
“Мин – профи” дипломатлары 2023 елның маенда билгеләнәчәк. Алар, тупланган балларына бәйле рәвештә, призерлар, җиңүчеләр һәм медалистларга бүленәчәк.
Олимпиадада медальгә ия булучылар өчен 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр каралган.
Олимпиадада катнашуга заявканы 15 ноябрьгә кадәр сайтта (https://yandex.ru/profi/) тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү