Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланган

17 июльдә Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Атна дәвамында Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз осталыкларын күрсәтте.

Шәхси беренчелектә иң яхшылар дип танылды:

Гайсарова Арина,Опарин Роман – Түбән Кама шәһәренең 22 – нче номерлы гимназиясе укучылары һәм Шәрәфетдинова Вероника-Казан шәһәренең 7-нче номерлы гимназиясе. Барлык укучылар да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.

2022 елгы Олимпиаданың иң яхшы командасы дип Түбән Кама шәһәренең «Азурит» командасы танылды. Күчмә кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләрдән тыш, җиңүче команда «Татнефть»ГАҖ генераль спонсорыннан 100 мең сумлык сертификат алды.

Икенче урынны Казан шәһәренең «Ферсман» командасы яулады, өченче урынны Казан шәһәренең «Наутилус» командасы алды. Барлык призерлар да грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

2022 елда Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы профильле смена кысаларында 11-17 июль көннәрендә Әлмәт муниципаль районының «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагере базасында узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты белән берлектә, «Татнефть» ГАҖ һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәмендә үткәрелә. 2023 елда Яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы Татарстан Республикасында узачак.


Фикер өстәү