Мобилизация игълан ителгәннән соң Казанда хәрби хезмәткә чакырылган 318 кеше никахын теркәгән

Араларында Казанда яшәүчеләр генә түгел, Башкортстаннан килгән 105 кеше дә бар. Бу хакта мобилизациягә эләккән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

– Бер ай элек без мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү штабының беренче утырышын уздырдык. Шушы вакыт эчендә республика органнары белән берлектә мобилизацияләнгән егетләрне җыю пунктларының эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарылды. Безнең алдыбызда аларның гаиләләрен тукландырудан алып никахларын рәсмиләштерүгә кадәр күп кенә бурычлар тора, – диде ул.

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре хезмәткәрләре мобилизацияләнгән 31 ир-атны рәсми рәвештә балаларының әтиләре итеп теркәгәннәр. Шушы ук вакыт аралыгында 71 кеше аерылышырга өлгергән.


Фикер өстәү