Иркутск аэропортына төшеп утырганда, “Уральские авиалинии” компаниясенең А320 самолетында арткы дүрт көпчәк шартлаган. Бу хакта РБК аэровокзалның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
“Самолет төшеп утырганда, арткы 4 көпчәге шартлаган. Шасси стойкаларына зыян килмәгән. Самолетта 70 пассажир, 5 экипаж әгъзасы булган”, – дигән аэропорт вәкиле.
Аның әйтүенчә, аэропорт әлегә очкычлар кабул итми. Көпчәкләре шартлаган самолет очып китү-төшеп утыру полосасыннан буксир белән тарттырып алыначак. Полоса бушап калганнан соң гына рейслар кабул итү яңартылачак. “Авиаторщина” телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, Яңа Уренгойдан килгән “Газпромавиа”нең Superjet100 очкычы, төшеп утыруга рөхсәт бирелүне көтеп, инде 1 сәгать буе Иркутск өстендә очып йөри икән.
Авиакомпаниянең матбугат хезмәтеннән РБКга хәбәр ителгәнчә, самолет көпчәкләренең пневматик җайланмаларына зыян килгән. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.