А320 пассажиры Новосибирск кырына төшеп утырыр алдыннан аудио яздырган

Airbus А320 самолеты пассажиры ашыгыч төстә Новосибирск кырына төшеп утырыр алдыннан аудио яздырган. Бу хакта “Российская газета” “РЕН ТВ” мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Аудиоязмада төшеп утырыр алдыннан пассажирларга ниндидер киңәшләр бирүләре, балаларның елаулары ишетелә.

Стюардессалар пассажирлардан галстукларын, биек үкчәле туфлиләрен салып, чәнчи-кадый торган әйберләрне читкәрәк куйгач, башны тезгә салып, куллары белән каплануларын сорый. Алар шулай ук төшеп утырганнан соң кешеләргә самолеттан чыгып йөгерергә кирәклеген искәртә.

Исегезгә төшерәбез: бүген – 12 сентябрь иртәсендә “Урал авиалинияләре” компаниясенең Airbus A320 самолеты Сочидан Омск шәһәренә очканда, техник төзексезлекләр килеп чыгу сәбәпле, Омск аэропортына төшеп утыра алмаган. Экипаж хәвеф сигналы җибәргән, шуннан соң лайнер Новосибирскига таба борылган. Юлда экипаж командиры самолетны Убинск районы кырына төшереп утырту турында карар кабул итәргә мәҗбүр булган.


Фикер өстәү