Владимир Путин хәрбиләрнең гаиләләре әгъзаларына сәфәр чыгуга сертификатлар бирүне оештырырга кушкан

1 декабрьгә кадәр Президентка тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре әгъзаларына туристик сәфәрләргә чыгу өчен сертификатлар бирүне оештырырга кушкан.
Документ Кремль сайтына урнаштырылган. Анда тәкъдимнәрнең 1 декабрьгә кадәр тапшырылырга тиешлеге күрсәтелгән. Биредә сүз Россия эчендәге сәяхәтләр турында бара.
Министрлар Кабинетына шулай ук, ил эчендәге сәфәрләрне популярлашыру өчен, туристлык юлламасы бәясенең, балалар өчен юллама бәясенең бер өлешен каплау максатында субсидияләр бирү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр эшләргә кушылган.


Фикер өстәү