Путин киләсе Президент сайлауларында катнашуы турындагы сорауга җавап бирде

Закон нигезендә, Президентны сайлау 2024 елның 17 мартында уздырылырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елгы сайлауда Президент вазыйфасына тәкъдим ителәчәге яки ителмәячәге турында карарга килмәгән әле. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән.

Закон нигезендә, Президентны сайлау 2024 елның 17 мартында узачак.
Сайлау билгеләү турында карарны Федерация Советы, тавыш бирү көненә күп дигәндә 100 көн алдан һәм 90 көннән дә соңга калмыйча, кабул итәргә тиеш.

Беренче турда кандидатларның берсе дә күпчелек тавыш җыймаса, 21 көннән соң сайлаучыларның иң күп тавышын җыючылар арасында кабат сайлау үткәрелә.
Октябрь азагында массакүләм мәгълүмат чараларында Кремльнең 2024 елгы Президент сайлавына әзерләнүе турында язмалар күренә башлады.


Фикер өстәү