Владимир Путин Дәүләт Думасы сайлауларында онлайн-режимында тавыш бирәчәк

Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасы сайлауларында читтән торып катнашачак, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент онлайн-режимында тавыш бирәчәк», — диде Кремль вәкиле.

Дата турындагы сорауга биргән җавабында, Песков Россия лидерының кайчан тавыш бирәчәге турында Кремльнең оператив рәвештә хәбәр итәчәген искәртте. Ул шулай ук үзизоляциягә киткән дәүләт башлыгы үзен яхшы хис итүен билгеләп үтте.

Дума сайлауларында тавыш бирү 17-19 сентябрьдә уза. Дәүләт Думасы катнаш сайлау системасы буенча биш елга сайлап куела: 225 депутат — партия исемлекләре, тагын 225 депутат бер турда бер мандатлы округлар буенча сайлана.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Путин берникадәр вакытка үзизоляциягә китәчәге хакында белдергән иде.


Фикер өстәү