“Без егылабыз! Мин сине яратам!” – А320 пассажиры очкыч бодай кырына төшеп утырыр алдыннан сөеклесе белән хушлашкан

Новосибирск янындагы бодай кырына төшеп утырган самолет пассажиры, очкыч әле һавада вакытта сөеклесе белән хушлашып, смс язып җибәргән. Бу хакта “Российская газета” Mash тегерам-каналы мәгълүматларына таянып яза.

“Без егылабыз!. Мин сине яратам!” – дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез: бүген – 12 сентябрь иртәсендә “Урал авиалинияләре” компаниясенең Airbus A320 самолеты Сочидан Омск шәһәренә очканда, техник төзексезлекләр килеп чыгу сәбәпле, Омск аэропортына төшеп утыра алмаган. Экипаж хәвеф сигналы җибәргән, шуннан соң лайнер Новосибирскига таба борылган. Юлда экипаж командиры самолетны Убинск районы кырына төшереп утырту турында карар кабул итәргә мәҗбүр булган.


Фикер өстәү