Яшүсмерләр бер кызны типкәләп кыйнаганнар

Түбән Тагилда яшүсмерләр җыелышып бер кызны кыйнаган. Камап алып кызны җиргә егып, аяклары белән типкәлиләр.

Моның видеосы интернет челтәренә эләккән,  аны күрше йорттагы бер хатын төшереп торган. Әлеге хәл Ленинград проспектының, 31 а йорты ишек алдында була.

— Аны җиргә егып, типкәләделәр. Ләкин кызны кыйнаган вакытта аны коткарырга якын тирәдә беркем дә юк иде. Кыйнап ялыккач яшүсмерләр кызны карда ташлап калдырдылар!- дип яза видеоны төшергән хатын-кыз.

Әлеге хатын-кыз яшүсмерләрне полиция чакыртам дип кенә куркыта. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, әлегә шикаять белән мөрәҗәгать итүче булмаган.


Фикер өстәү