Троллейбус, трамвай йөртүчеләргә һәм кондукторларга коронавирустан прививка ясыйлар

Бүгеннән Казанда җәмәгать электр транспорты хезмәткәрләренең коронавирустан ирекле вакцинация ясау башлана. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре өчен беренче 500 доза вакцина бирде, дип яза Казан мэриясе порталы.

2020 елда электр транспортында пассажирлар 50 миллионнан артык тапкыр йөргән. Йөртүче-кондукторлар составы югары куркыныч зонасында, шуңа күрә предприятиедә прививка ясау кампаниясен оештыру турында карар кабул ителгән, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: хезмәткәрләргә вакцинациягә язылырга һәм поликлиникаларда чират көтәргә кирәкми, ә эш урынында прививка ясатырга була.

Бу атнада 500 хезмәткәрне вакцинацияләү планлаштырыла. Киләсе атнада өстәмә вакцина партиясе килүе көтелә. Икенче этапта метрополитен хезмәткәрләренә вакцинация ясалачак.


Фикер өстәү