Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән.

1933 һәм 1951 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1940, 1959 һәм 1966 елларда туган ир-атлар коронавирус корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, коронавирус пандемиясе башланганнан алып, республикада 283 кеше үлгән.


Фикер өстәү