Татарстанда тагын 4 кеше коронавирустан үлгән

13 июньдә тагын 4 кеше коронавирус корбаны булган. Пандемия башланганнан соң Covid-19 йоктырып барлыгы 518 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. 1938, 1951 елгы ир-атлар һәм 1933, 1992 елгы хатын-кызлар коронавирустан үлгән.

Авыру әле чигенергә ашыкмый, шунлыктан саклык чараларын алдан күрү киңәш ителә.


Фикер өстәү