Казанда бер ир пенсионерга урамда пычак белән ташланган

Полиция пенсионер хатынга пычак белән ташланган ир-атны эзли.

Кичә Декабристлар урамы 131нче йорт янында пенсионер хатын-кызның муенына бер ир-ат пычак белән суккан.

Шаһитләр сүзләренчә, сукканнан соң пенсионер көч хәл белән 50 метр чамасы араны үткән дә йорт каршында ауган. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм килгән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

Хәзер хокук сакчылары җинаятьчене эзли.


Фикер өстәү