Кеше ышанмаслык хәл: бер ир-ат 27 мең вольт егәрлегендәге ток сукканнан соң исән калган

Липецк өлкәсенең Елец шәһәрендә кеше ышанмаслык очрак булган. Бер ир-ат 27 мең вольт егәрлегендәге ток сукканнан соң исән калган.

Бу хәл депода булган. Ир-ат йөк вагонының түбәсенә менгән. Шуннан нигәдер үткәргечләргә үрелгән. 27 мең вольтлы ток сукканнан соң җиргә егылып төшкән.

Ул ниндидер могҗиза белән исән калган. Гәрчә бик каты пешеп, җәрәхәтләнсә дә. Хәзер ул хастаханәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре аның ни өчен вагон түбәсенә менүен ачыклаячак.


Фикер өстәү