Риман Гыйлемханов: «Чит сүзләрнең кайсын кулланырга ярау-ярамавын ничек белергә?»

Беркөнне телевизордан электр самокатларында йөрүчеләр өчен яңа кагыйдәләр булдыру кирәклеге турында сөйләделәр. Сүзләр арасында колакка ят тоелганнары да бар иде. Шундыйларның берсе «кикшеринг». Ул кыска вакытка арендага самокат биреп торуны аңлата икән. «Кик» – инглиз сүзе, «тибү», «аяк белән тибү» дигән сүз. Ә «шеринг»ны «бизнес моделе» дип аңлатканнар, ул «бергә файдалану» дигән мәгънәдә. Ярый, бүтән язып, сөйләп тормыйм, мин – узган гасыр кешесе, чит сүзләр күп әйтеп, телемне сындыруым бар.

Бер уйлаганда, руста да, татарда да күп кенә сүзләрне үзебезчә аңлатырга тел байлыгы җитә, әмма, ни сәбәп, читтән кергән һәр нәрсә безгә әллә нинди серле, гаҗәп тоела. Чит сүзләр куллану безнең өчен мәдәнилекнең иң югары ноктасы кебек.

Казан телевидение студиясендә эшләгән чак бу, бер режиссер тәҗрибә уртаклашыргамы шунда, чит илгә барып кайтты. Озак тормады ул анда, күп булса, 10 көн тирәседер. Шул аз вакыт эчендә генә дә тел шомартып кайтты. Сөйләшкәндә җөмлә саен диярлек «Окей» дип кыстыра. Һәм «окей» чире бер-ике көн эчендә безгә дә йогып  өлгерде. Чит илләргә чыкканым юк, шуңа күрә, мәсәлән, рус сүзләренә ни дәрәҗәдә мөкиббән китүләрен әйтә алмыйм. Әмма үзебез «тел саклау» дигәнне бөтенләй онытып барабыз. Әлбәттә, һәр тел башка телләр хисабына байый, тулылана һәм бу табигый. Әмма без бүген, кирәксә-кирәкмәсә дә, чит сүзләр кыстырып, телебезне чүпләп бетерә башладык.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, рус телен саклау, рус дөньясын аякка бастыру кирәклегенә төшендек. Россия Федерациясендә дәүләт теле турындагы законга үзгәрешләр дә тәкъдим ителде. Президент Владимир Путин аңа кул да куйды. Закон буенча, хакимият органнары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге түрәләр үз вазыйфаларын башкарганда хәзерге рус әдәби теле нормаларыннан читләшергә тиеш түгел. Шул ук вакытта оятсыз сүзләр белән сүгенү дә тыела. Чит сүзләрне аларның русча синонимнары булмаган очракта гына куллану рөхсәт ителә. Законга өстәмәләрнең кыскача эчтәлеге менә шундый. Пардон, кәнишне, ә менә чит сүзләрнең кайсын кулланырга ярый, кайсын ярамый икәнен ничек ачыкларга, каян белергә соң? Закон проектын эшләүчеләр бу турыда да кайгырткан, әдәби тел нормалары буенча яңа сүзлекләр, белешмәләр чыгарга тиеш. Закон быел февральдә үз көченә керде үзе, әмма, норматив-хокукый актлар проектына лингвистик экспертиза үткәрүләр шактый вакытны алачак, диләр.

Димәк, закон үтәүгә 2025 елдан гына чын-чынлап тотынырбыз. Игътибар иттегезме, соңгы ике җөмләдә генә дә күпме чит ил сүзе бар. Алар инде кулланылышка күптән кергән сүзләр, димәк, тыелмаслар. Тик менә татарда «исеменә җисеме» дигән сүзләр бар бит, ягъни мәсәлән, һәр чит сүз җәмгыятьтәме, икътисадтамы, яшәешебездәме, яңалыклар, үзгәрешләр белән бергә килеп керә бит. Димәк, тел саклау өчен без дөньясында алдарак барырга тиештер әле, күп өлкәләрдә диюем. Пардон, кәнишне, менә монысы бик ансат булмас.

Күптән түгел телевизордан тагын бер гыйбрәт карадым әле. Таплы болан (пятнистый олень) үрчетүче бер абзый, элек боланның койрыгы – Япониягә, тиресе – тагын ниндидер илгә, мөгезе, тоягы – Кытайга, ите тагын каядыр китә иде, безгә эчәгеләре генә кала иде, дип сөйләп торды. Инде менә хәзер боланны тулысынча үзебездә калдырып, гәүдәсенең төрле өлешләреннән төрле файдалы әйберләр җитештереп булмас микән, дип хыяллана бу. Әлеге әйберләр русча аталып, чит илләргә дә чыгарыла башласа, иллә дә шәп булыр иде, җисем белән бергә читкә русча исем дә чыгар иде. Пардон, чагыштыруым бик уңышлы түгелдер дә, әмма һәр зур эш кечкенә эшләрдән башлана бит. Ә «пардон» дигән сүзне кулланганга үпкәләмәгез, яме. Ул рус теленә Петр I заманнарында ук, ягъни Россиягә Көнбатыш культурасы йогынтысы көчәйгән вакытларда ук килеп кергән, Петр патша Россияне Европа культурасына якынайту өчен җан атып яшәгән бит.

Ә без хәзер үзебез булып, үзебезчә яшәргә омтылабыз. Так што, тагын бер кат, пардон!

Риман Гыйлемханов

 

 


Фикер өстәү