Юл бирегез: электр самокаты килә!

Көннәр җылынуга, башкала урамнарын кабат самокатчылар басып ала башлады. Әле кайчан гына аның ни икәнен дә белми идек, бүген олысы да, кечесе дә заманча «тимер ат»та элдерә әнә. Ни җәяүле, ни транспорт чарасы булмаган мондый юлчыларга бәйле һәлакәтләр саны да артканнан-арта. Шуңа күрә дә быелдан электр самокатында йөрүгә бәйле махсус кагыйдәләр гамәлгә керде. Юлга чыкканда нәрсәне истә тотарга?

– Электр самокатында йөрүчеләрне, гомумән дә, яратмыйм, – ди Казанда унбиш елдан артык автобус йөртүче булып эшләүче Илгизәр Гатауллин. – Чөнки алар юлда ыгы-зыгы тудыра. Көтмәгән урында зур тизлектә килеп чыгып, җәяүлеләргә генә түгел, машина йөртүчеләргә дә комачау итәләр.

Болай фикер йөртүчеләр бихисап. Билгеле булганча, узган атнада башкалада электр самокатлары прокаты сезоны ачылды. Димәк, юлда ике тәгәрмәчле «тимер ат»лар артачак кына. Казан мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кикшеринг, ягъни электр самокатларын арендага алу һәм калдырып китү өчен башкалада 500гә якын урын әзерләнгән. Әлеге санны бу айда ук 1600гә кадәр җиткерү дә күздә тотыла. Парковка урыннары шәһәр читендәге районнарда да булачак, ди. Казан халкы һәм шәһәр кунакларына 7,5 мең электр самокаты тәкъдим итәчәкләр. Электр самокатын иярләү өчен кесә телефонындагы махсус кушымта да җитә. Бәяләре узган елгы кебек үк. Самокатны эшкә җиккәнче 50 сум түлисең дә, алга таба бер минуты – 7 сум. Аренда урыны һәм вакытына карап, түләү үзгәрергә дә мөмкин.

Бер караганда, электр самокатының өстенлекле яклары шактый кебек. Җәяү тәпилисе яки «бөке»ләрдә утырасы юк. Бензинга киткән акча да янга кала. Моңарчы самокатчыларга, кем әйтмешли, кагыйдәләр дә язылмаган иде. Нәтиҗәсе исә күз алдында. Татарстанның дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр электр самокатында йөрүчеләр катнашында 17 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда, билгеле ки, ике тәгәрмәчле «тимер ат» иярләүчеләр зыян күргән. Быелдан самокатта йөрүчеләр юлда игътибарлырак  булачак дип көтелә.

– 1 марттан юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Анда «шәхси мобильлек чарасы» атамасы барлыкка килде. Моңарчы ни җәяүле, ни транспорт чарасы булмаган самокат, монотәгәрмәч, гироскутер, сигвей ише хәрәкәт итү җайланмалары хәзер әнә шул төргә керәчәк. Моннан ары алар барысы да транспорт чарасы булып исәпләнәчәк, – ди Татарстан дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Шәхси мобильлек чарасында хәрәкәт итүчеләрнең хокуклары, ә аннан бигрәк, җаваплылыгы да бар. Мәсәлән, бер самокатта икәү йөреп булмаячак.

– Мондый җайланмаларда тизлекне сәгатенә 25 чакрымнан да арттырырга ярамый. Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә самокатның авырлыгы 35 килограммнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта, тизлекне җәяүлеләрнекеннән арттырырга ярамый. Иң мөһиме – кеше арасыннан барганда,  җәяүлеләр өстенлеккә ия, – ди Рөстәм Гарипов. – Электр самокатында йөрүчегә машина юлыннан барырга рөхсәт ителгән очракта, юлның уң як чатыннан гына хәрәкәт итәргә ярый.

«Самокатчыларга кайда йөрергә ярый?» – дигән сорауга да җавап бар. Җиде яшькә кадәрге балалар, мәсәлән, фәкать өлкәннәр карамагында гына җәяүлеләр юлында, җәяүлеләр зонасында һәм велосипед юлларында йөри ала. 7–14 яшьлекләр өчен дә кагыйдәләр шул ук. Бары тик әти-әниләрнең сагалап торуы кирәкми. Өлкәннәр исә, җәяүлеләр яки велосипед юлы булмаган яки аннан хәрәкәт итү мөмкин булмаган очракта, юлның уң як чатына төшә ала. Дөрес, бу юлда машиналар өчен тизлек сәгатенә 60 чакрымнан да артмаска һәм велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән булырга тиеш.

– Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 800 сум күләмендә штраф каралган. Моңа өстәп, исерек хәлдә дә булса, штраф күләме 1000–1500 сум тәшкил итәчәк. Транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудыручыларга 1000 сум штраф салачаклар, – дип кисәтте республиканың баш инспекторы.

Электр самокатында йөрергә яратучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та өнәп бетерми. «Артык мавыкмагыз. Самокатларның әллә ни яхшылыгын күрмим. Җәяү яки велосипедта йөрергә кирәк. Болай да аз хәрәкәтләнәбез», – диде ул киңәшмәләрнең берсендә.

Бу уңайдан, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, гомумән дә, кырт кистереп җавап бирде. Баксаң, ул оныкларына мондый җайланмаларда йөрергә рөхсәт итми икән. «Артык оныкларым юк», – диде ул шәһәр юлларының мондый самокатларда чыгарга әзер түгеллегенә ишарәләп.

Мөнәсәбәт бөтен җирдә дә  берүк түгел анысы. «Без электр самокатлары турында берничә елдан бирле сөйләшүләр алып бардык. Әлмәт шәһәре юкка гына республиканың велосипед башкаласы исемен йөртми. Электр самокатында шәһәрнең теләсә кайсы почмагына барып җитеп була. Тирләп пешеп тәгәрмәч әйләндерәсе дә юк», – дигән иде район башлыгы Тимур Ногуманов яңа «тимер ат»лар әле кулланышка керә башлаган чорда.

Бүген шәхси электр самокаты сатып алучылар да сирәк күренеш түгел. Казанда яшәүче Тимур Шакиров былтыр ук дүрт тәгәрмәчле «тимер ат»ын икелегә алмаштырган.

– Электр самокатын 7 мең сумга сатып алдым. Көн саен эшкә шәһәрнең Гадел Кутуй урамыннан Компрессорный ягына таба йөрим. Электр самокаты сәгатенә 30 чакрымга кадәр тизлек җыя. Тиешле урынга 15–20 минутта барып җитәм. Бензинга киткән акчаны гына исәпләсәң дә, бер елда 40–50 мең сум акчаны янда калдырдым инде. Электр самокатын эш өчен файдаланучылар юлда йөрү кагыйдәләрен бозмый, ә аның ярдәмендә кәеф-сафа корып йөрергә яратучыларга штраф салсалар да ярый, – ди ул.

 

Фирая Мөхәммәтшина, табиб-травматолог:

– Баланы самокатка бастырганчы, иң элек аны дөрес итеп егылырга өйрәтергә кирәк. Кул-аяклар сынмасын өчен кулны терсәктән, ә аякларны тездән бөгәргә киңәш ителә. Кулларны тәнгә кысып кую да соңыннан табибка мөрәҗәгать итүдән саклап калырга мөмкин. Балалар самокатны аяк белән туктатырга тырышып та төрле тән җәрәхәтләре ала. Без балаларны өч яшькә кадәр, гомумән дә, самокатка бастырмаска киңәш итәбез.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү