«Минутында табиблар эзли башладылар»: танылган КВН командасы чыгышы вакытында бер ир-атның хәле начарланган

10 апрельдә Ульянның «Губернаторский» концертлар залында «Камызяки» КВН командасының концерты вакытында гадәттән тыш хәл була. ulpressa.ru хәбәр итүенчә, тамашачыларның берсенең хәле начарлана, шунлыктан концерт вакытлыча туктатыла. Урынга килгән табиблар беренче ярдәм күрсәттеләр. Куркыныч беткәч һәм ир-атның хәле яхшыргач, концерт дәвам ителә.

— Концертны туктаттылар. Сәхнәдән Дорохов суын ыргытты, табиблар эзли башладылар. Табиблар килгәч, ирне фойега алып чыктылар. Хәле яхшыргач, барысы да залга кайтты һәм концерт дәвам итте, – дип сөйләгән  бу хәлләрнең шаһите.


Фикер өстәү