Вадим Захаров белән күңелсез хәл килеп чыккан

Әлмәттәге концерты вакытында Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның хәле начарланган. Җырчыны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр. Башта Әлмәт, аннан башкала хастаханәләрендә дәваланганнан соң, Вадим Захаров, ниһаять, тернәкләнеп аякка баскан. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

«Менә шундый урынга эләктем, дуслар. Сакал-мыек үсеп бетте, әмма, барыбер, елмаясы килә. Ничәмә көн хастаханәдә ятып, Аллаһка тапшырып, чыгып барам.

5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә Әлмәттәге концерт барышында хәл авыраеп, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр иде. Концертны куеп бетердек, анысы. Әлмәттә 2 көн реанимациядә ятып, аннан Казанга күчерделәр. Казанда РКБда дус табиблар дәвалап чыгардылар, Аллаһка шөкер. Исән-сау булырга язсын», – дип сөйләгән җырчы.

Сторисларыннан күренгәнчә, Вадим Захаров абдоминаль хирургия бүлегендә дәваланган.

 


Фикер өстәү