“Ил-76” очучылары, самолет авылга килеп төшмәсен өчен, үзләрен корбан иткәннәр

“Ил-76” экипажы, самолет Яблоново авылына килеп төшмәсен өчен, үзләрен корбан иткән. “Mash” телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, ракета эләккәннән соң очучыларның парашюттан сикереп төшү өчен 40 секунд чамасы вакыты булган. Әмма алар, үзләрен коткарып калу турында уйламыйча, самолетны кырга таба алып киткән.

“Авылда яшәүчеләр, Американың “Patriot” зенит-ракета комплексы һөҗүменнән соң, самолетның авыл өйләрен ничек урап узуын үз күзләре белән күреп торган”, – дип яза “Mash”. Җирле храм рухание бүген аларда экипаж истәлегенә гыйбадәт кылачакларын әйткән.
Самолетның һәлакәткә юлыгуын чагылдырган видеога Яблоново авылы, Изге Димитрий Солунский храмы эләккән. Храм башлыгы Георгий атакай “РИА Новости” хәбәрчесенә “Ил-76” хәрби-транспорт самолетының, чиркәүгә дә, мәктәпкә дә кагылмыйча, авылдан 5-6 чакрым ераклыкта кырга килеп төшүе турында сөйләгән. Яблоново урта мәктәбе директоры Иван Куликов әйтүенчә, мәктәптә дәресләрне гадәттәгечә уздырганнар.


Фикер өстәү