24 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара мәгариф көне

Нигерия һәм тагын 58 әгъза-ил инициативасы белән БМО Генераль Ассамблеясенда оештырылган истәлекле дата.

Резолюциядә белем бирүнең тотрыклы үсешкә ирешү өчен әһәмияте таныла. Мәгариф индивидуаль җитештерүчәнлекне һәм икътисадый үсеш потенциалын арттырырга, хәерчелекне һәм ачлыкны бетерергә, сәламәтлеккә һәм гендер тигезлеккә ярдәм итәргә мөмкин, дип ассызлыклана.

Хәзерге вакытта, БМО мәгълүматлары буенча, 262 миллион бала һәм яшүсмер мәктәпкә йөрми, 617 миллионы уку һәм математика күнекмәләренә ия түгел.

Россиядә дәүләт хезмәткәре көне

Дәүләт хезмәткәре көне Россиянең кайбер төбәкләрендә 24 гыйнварда билгеләп үтелә торган рәсми булмаган һөнәри бәйрәм. Аны оештыру инициативасы белән 2013 елда Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев чыга.

1722 елның бу көнендә Петр I Россиядә дәүләт хезмәте тәртибе турындагы законны («Ранглар турында табель») раслый.

Дәүләт хезмәткәрләре төрле өлкәләрдә эшлиләр, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, иминлек, финанслар һәм башкалар.  Россиянең барлык хәрбиләре дә дәүләт хезмәткәрләре категориясенә керә.

Халыкара эскимо көне

Эскимоны 1920нче еллар башында Айов (АКШ) штатында тәм-томнар кибете хуҗасы Кристиан Нельсон уйлап таба. Бу десерт булдыру турында дулкынландыргыч легенда бар. Беркөнне кибеткә шоколад яки туңдырма алырлык кына акчасы булган кечкенә генә бер малай керә. Малай еламый гына, икесенең берсен һич сайлый алмый. Нельсон малайга ярдәм итә һәм аңа берьюлы икесен дә бирә.

Бу вакыйга кондитерны балалар яраткан шоколадны һәм туңдырманы бергә ничек берләштерергә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Берничә атна тәҗрибә ясаганнан соң, ул глазурь ягылган туңдырма ясау ысулын уйлап таба. 1922 елның 24 гыйнварында Нельсон бу десертны әзерләүгә патент ала.

Казан китапханәсе

1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала.

Китапханә бары тик 1865 елда ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

Әлеге китапханә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең башлангычы булып тора.

Ленин исеме белән

1924 елда Казан университетының идарә утырышында В.И.Ленины искә алалар, ул көнне укулар булмый. Университетка Ленин исемен бирү турында хат юллана.

Курчатов урамы

1968 елда шәhәр комитеты карары белән Совет районының бер урамы танылган физик, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Игорь Васильевич Курчатов (1903-1960) исемен йөртә башлый. Ул сугыш вакытында Казанда яши.

 


Фикер өстәү