Бер елда Татарстан мәдәният оешмаларының кереме 1,5 млрд сумга диярлек арткан. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде.
– 2023 елда Татарстан мәдәният оешмаларының кереме 2,69 млрд сум тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда, 1,393 млрд сумга күбрәк, – дип сөйләде ведомство башлыгы.
Ирада Әюпова сүзләренә караганда, 2022 елда Татарстан мәдәният оешмалары 1,297 млрд сум акча эшләгән. Муниципаль мәдәният оешмаларының керем күләме – 800 млн сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 42 процентка диярлек күбрәк.