«Бала-Сити  сабыйлар өчен «Акыллы уеннар» булдырган

Бүген «Бала-Сити» халыкара мәктәбендә республикадагы 100 бакчага «Акыллы уеннар» өстәмә белем бирү  программасын өйрәнү, татарча методик  әсбаплар алу өчен сертификатлар тапшырдылар. Әлегә мондый проект илнең бер төбәгендә дә юк икән. Бу уеннарның үзенчәлеге нәрсәдә?

«Акыллы уеннар» –  «Бала-Сити»  белем бирү оешмасының уникаль белем бирү программасы. Ул балалар бакчаларындагы сабыйларга туган телне өйрәтүне, аларның  фикерләү сәләтен үстерүне күздә тота.

Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан  Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыра. Әлеге уеннарны башта биш ел дәвамында  балалар бакчаларында сынаганнар икән. Шуннан соң тәҗрибә бердәм системага тупланган. Ул уен төрләрен, методик әсбаплар, баланың үсеш нәтиҗәлелеген бәяләү өчен, укытучылар, ата-аналар өчен мобиль кушымтаны үз эченә ала.

Түбән Кама шәһәренең 7 нче татар бакчасы мөдире Анфиса Дорофеева әлеге уеннар сабыйларга туган телне өйрәтүдә зур файда булыр дип ышана. Әлеге бакчага 147 бала йөри.

– Түбән Кама шәһәрендә татар гаиләсендә тәрбияләнгән балалар күбрәк русча сөйләшә. Моның беренче сәбәбен рус мохитеннән, икенчесен мәктәпләрдә татар сыйныфлары җитәрлек дәрәҗәдә булмаудан күрәм. Сабыйларга туган телне аңлатырга тырышабыз. Алар бездән гади сүзләргә, күпмедер дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнеп китә. Арада бит төрле милләт балалары бар. Әмма мәктәптә аның дәвамы юк бит. Анда татар сыйныфлары юк дәрәҗәсендә, ә югары уку йортларында бөтенләй өмет чаткысы күренми. Шуңа күрә әти-әниләр ул-кызларын күбрәк рус бакчасына бирергә тырыша. Бигрәк тә, элек авылдан килеп, рус телен белмичә интегүчеләр. «Без русча сөйләшә алмыйча азапландык, балалар интекмәсен иде, диләр», – ди Анфиса Дорофеева.

Мөдир белдергәнчә, туган телне өйрәтүнең мөһимлеген аңлап, бу проектта катнашырга булган алар. Хәзерге вакытта татар теле укытучылары Алсу Нуретдинова «Бала-Сити»да оештырылган курсларда укый икән. Аннан бергәләп уеннарны балаларга өйрәтәчәкләр. Махсус сайт ачып, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән балаларның уңышларын, үсешен теркәп барачаклар.

– Безгә ун данә уен бирелде. Анда «Читек», «Түбәтәй» кебек төрле  уеннар бар. Беренчедән, сабыйлар – татар теленә, икенчедән, төсләрне, милли бизәкләрне танырга өйрәнәчәк. Татарча уеннар бар анысы, ә монысы өстәмә булачак. Яңа уенны балалар яратып кабул итәр дип өметләнәм, – диде Анфиса Дорофеева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү