Алексей Арзамазов: «Татарча өйрәтергә хакым бар»

Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Завойский исемендәге Казан физик-техник институтында яшь галимнәр белән очрашты. Анда Казан фәнни үзәгенең гуманитар лаборатория җитәкчесе Алексей Арзамазов, татар теле укытучыларының, бүгенге дәреслекләр аша татарчага өйрәтү авыр, дигән фикерләрен җиткереп: «Яңа фәлсәфи алымнар кирәк», – диде. Лабораториянең, дөнья тәҗрибәсенә таянып, яңа дәреслек әзерләвен һәм «Адымнар» проектына кушылырга әзер  булуын  да әйтте. Татар телен бик «тәмле тел» диюче удмурт  галимен редакциягә кунакка чакырдык.

Алексей, без Татарстанда яшәүче удмуртларның татарча яхшы белүен беләбез. Сез, Түбән Новгородта туып-үсеп, Казанга  бер ел элек кенә күченеп килгәнсез. Татар телен ни арада өйрәнеп өлгердегез?

– Түбән Новгородта яшәгәндә, туган телемне дә, татарчаны да өйрәнергә мөмкинлекләр  булмады. Узган ел Казанга күченеп килгәч, ярты ел эчендә татар телен өйрәндем. Мине танылган галим, элеккеге мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев чакырды. Шулай итеп, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең гуманитар лабораториясен  җитәкли башладым. Син Татарстанда яшисең икән, татарча белергә тиеш. Әнә шундый кагыйдә буенча яшим. Башкача булдыра да алмыйм. Ничек инде син, татарлар арасында яшәп, аларның телен белмәскә тиеш? Монда тел байлыгы, әдәби сөйләмне күздә тотмыйм. Бездән беркем дә, син татарча бик яхшы белергә  тиеш, дип таләп итми бит. Әмма кешенең әхлакый нигезе булырга тиеш. Идел буенда туган  кешеләрдә бер тамчы булса да татар каны бар. Удмуртиядә дә яшәргә туры килде миңа. Шул вакытта миндә, татарлар үз теле өчен көрәшә, дигән иллюзия бар иде. Казанга килгәч, ул юкка чыкты. Танышларым арасында татарлар күп, тик күпчелеге туган телен белми. Белсә дә, миннән артык түгел. Татарча сөйләшүемә дә бик аптырыйлар. Әгәр бик фәнни сүзләр кыстыра башласам, туктатырсыз, яме. Син татар кешесе икән, туган телеңне бел! Миңа беркем булышмады, үзем өйрәндем. 36 яшь иде миңа, хәзер – 37. Үсмер чакта да теләк бар иде, әмма Түбән Новгородта дәреслек булмагач, ничек өйрәним? Бер-ике сүз генә белә идем. Анда энем Антон яши, кайткач, икәүләшеп татарча сөйләшкәлибез. Көннәр буе татарча өйрәнеп утырырга вакыт юк, эш күп, лабораторияне җитәклим. Тик белгәнем белән уртаклашасы килә. Президентка да, татар телен өйрәтү серләрен  беләм, уртаклашырга әзер, дидем.

– Татарча сөйләшү  өчен күпме сүз җитә? Сезнең тәҗрибә нинди?

– Беренче чиратта, татарча яхшы белергә дип максат куйдым. Беренче киңәш. Телне һәр көнне даими өйрәнергә кирәк. Көн саен 5–10 минут, ярты сәгать өйрәнсәң дә, нәтиҗә булачак. Дәреслекләрне актара башлыйсың да андагы фигыльләрнең күплеген күреп, куркып каласың. Татар теле катлаулы, мин өйрәнә алмыйм, көчем дә, түземлек җитмәс, ахры, дип уйлыйсың. Дәреслекләр куркыта торган шул. Әмма бу – тышкы проблема, эчкесе дә бар. Анысы аралашуга бәйле. Татар теле катлаулы  дигән фикер белән килешмим. Аны өйрәнү гади дә, катлаулы да түгел. Башта  исәнләшү, танышу, көндәлек тормыш өчен  кирәкле сүзләрне өйрәнегез. Меңнән артык сүз белсәң, кеше белән аралаша аласың. Мең сүзне өйрән дә, урамга чык, татар  бабайлары белән аралаш, базарда йөр, авылларга, концертларга бар, сине  татарлар бик җылы кабул итәр. Сүзләрне өйрәнгәч,  кагыйдәләргә тотын.

– Интернетта татар телен өйрәнергә мөмкинлекләр бармы?

– Мин «ВКонтакте», «Инстаграм», «ТикТок»та телне өйрәнү өчен нинди сәхифәләр бар дип,  кечкенә генә тикшерү уздырдым.  «Ютуб»ны алыйк, анда курслар бар. Ниндидер ханым, шкаф артына утырып,  дәресләр алып  бара. Син кабызасың да, бу профессиональ түгел, дип кире сүндерәсең. Эстетика кирәк, ә ул юк. Шкаф артында түгел, туган тел дөньясын матур кимеңне киеп, елмаеп ач. Бу – югары халәт.  Интернетта   татарча өйрәнергә чыганаклар бик аз. Булса да, сыйфатлы түгел, йә методик, йә эстетик ягы аксый. Яшь укытучылар өчен дә туган телне өйрәтергә юллар ачык. Теләк кенә булсын, интернетта һәр кешегә урын җитә. Гадидән катлаулыга барырга кирәк. Интернет  – беренче баскыч, дәреслек, методика икенче, өченче… Дәреслекнең төрлесе була. Мәктәп дәреслеге турында сөйли алмыйм. Мин монда яңа кеше, бәлкем, күпләргә ошап та бетмәс. Үзлегеннән өйрәнә торганы заманча булырга тиеш. Иң яхшысы дип полиглот Дмитрий Петровныкын саныйм.

 Сез үзегез нинди дәреслек тәкъдим итәргә җыенасыз?

– Дөнья тәҗрибәсе белән таныштык. 1980 елларда  Израильгә ике миллион кеше яшәргә күчкән, барысы да яһүд телен өйрәнгән. Без аларның дәреслеген тикшердек, бик һөнәри язылган. Эстониядә дә һөнәри дәреслекләр булдырылган. Анда руслар күп яши, милләтара проблемалар бар. Алар эстон, латыш телләрен өйрәнергә теләми, алар өчен махсус дәреслекләр язылган. Без Израиль, Балтыйк буе илләре, Франция  тәҗрибәсе белән кызыксындык. Татар теле дәреслекләрен дә карадык. Бездә андыйлар юк. Дәреслекләр фәнни язылган, грамматика бик авыр. Авыр сүзләр очраткач, кәеф төшә.  Хәзер махсус серия чыгара башлыйбыз. Беренчесен, тәҗрибәмә  таянып, үзем  яздым. Бушәхси үрнәк. Терминнар юк, кагыйдәләр бар. Җанлы аралашу мисалларына нигезләнгән. Санкт-Петербургта яшәүче даһи яшь телче Максим Кузнецов бар. Ул – рус милләтеннән. Максим да татар теле буенча  китап  язды. Аның китабындагы хаталарны төзәтәбез. Ике дәреслекне дә быел чыгарачакбыз. Әлбәттә, китаплар дөнья күргәч,  татар филологлары безне, хаталы, татарча язылмаган, дип сүгәчәк. Максим да, мин дә татарча өйрәндек, татарча  сөйләшәбез. Дөрес, бу безгә кан аша сеңмәгән. Иң мөһиме – тәҗрибә һәм теләк. Белемнәрне өйрәтергә  хакыбыз бар. Менә бит мин өйрәндем, сез – шаһит.

– Барысы ничә тел беләсез? Иң яратканы кайсы?

–12–13 тел. Телләрне өйрәнү тәҗрибәм бар. Идел буе халыкларының телләре – удмурт, эрзя-мордва, башкорт, татар,  инглиз, француз, итальян, испан, төрек, үзбәк, венгр, рус телләре. Башлангыч мәктәптә инглиз, француз, итальян телләрен өйрәнгән идем. Кызганыч, әти-әниләрем Түбән Новгородта тугач, туган телне өйрәнү мөмкинлеге булмаган. Мәктәптә укыганда тамырларым белән кызыксына башладым. Кечкенәдән галим булырга хыялландым. 1990 нчы еллар ахыры, бәйсезлек елларында төрле милләт оешмалары бик актив эшләде. Шул вакытта Идел буе халыклары, удмурт, чуаш, татарлар белән кызыксына башладым. 10 нчы сыйныфта сәләтле удмурт балалары өчен оештырылган «Шундыкар» дигән лагерьга: «Мине дә чакырыгыз әле, удмуртча беләсе килә», – дип хат яздым. Шунда беренче тапкыр удмуртларны күрдем, туган телемне ишеттем. Милли горурлык хисе уянды. Галимнәр, язучылар, талантлы яшьләр белән очраштым. Бер ел эчендә туган телемне өйрәндем. 11 нче сыйныфтан соң Ижау  университетының удмурт теле һәм әдәбияты, венгр бүлегенә укырга кердем. Чит шәһәрдә яшәп, удмуртча белүемә күпләр шаккаткан иде. 4 нче курста укыганда Венгриягә  стажировкага киттем. Кино теориясен сайладым. Будапештта яшәдем. Минем өчен бик файдалы тәҗрибә булды бу. Европа галимнәре белән аралашып, венгр телен яхшылап өйрәндем. Университетны тәмамлагач, аспирантурага кердем, кандидатлык диссертациясе, биш елдан докторлык хезмәтемне якладым. Франциядәге институтта Шәрык телләре һәм цивилизацияләре юнәлеше буенча эшләдем. 2016 елда Эстония, Швециягә  профессор итеп чакырдылар.

Үзбәк теле буенча дәреслек чыгардым. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетында телчеләр шуның буенча үзбәк телен өйрәнә.  Барлык телләр арасыннан иң яратканнарының берсе – татар теле.  Бик тәмле тел  ул! Татарстанда  бик ошый, монда озакка калырмын дип ышанам.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү