Россия ир-атлар җыелма командасы чаңгы эстафетасында җиңү яулады

Бүген Пекиндагы Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында көч сынашты. Безнең команда составында Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов һәм Сергей Устюгов чыгыш ясады.

Йомгаклау этабында Сергей Устюгов чапты. Ул Норвегия спортчысын 1.7 минутка артта калдырып, финишка флаг тотып килде. Франция чаңгычысы өченче булды.

Әйтергә кирәк, чаңгы эстафетасында Россия спортчылары соңгы тапкыр 42 ел элек җиңгән булган.

Егетләр Россия җыелма командасы өчен дүртенче алтын медальне алып килде. Команда исәбендә дүрт көмеш һәм алты бронза медаль бар.


Фикер өстәү