Вероника Андрусенко йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның беренче алтын медален отты

Татарстан җыелма командасы вәкиле Вероника Андрусенко Казанда узучы йөзү буенча Россия чемпионатында республика спортчылары арасында беренче алтын медальне яулады. Андрусенко 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә финишка беренче булып килде.

Кичә Татарстан спортчылары ирекле стиль белән 4х200 метрга йөзү эстафетасында көмеш медаль откан иде. Командада Александр Красных, Вячеслав Андрусенко, Эрнест Мәгъсүмов һәм Александр Кубасов чыгыш ясады.

Гомумән алганда, ярышларның 4 көнендә якташларыбыз бер алтын, ике көмеш һәм ике бронза медаль отты. Медальләр саны буенча Татарстан командалар арасында җиденче урында. Беренче урындагы Мәскәү командасының 4 алтын, 7 көмеш һәм 7 бронза медале бар.

Россия чемпионаты 9 апрельдә тәмамлана.


Фикер өстәү