Юлия Ступак, Наталья Непряева, Татьяна Сорина һәм Вероника Степанова составында Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасында алтын яулады
Йомгаклау этабы алдыннан Россия кызлары Германиягә 5 секунд оттырды, ләкин безнең командада иң яшь чаңгычы 21 яшьлек Вероника Степанова башта артта калуны җиңә алды, ә финишта көндәшләреннән алга чыкты һәм безнең командага җиңү китерде.
Икенче урынны немецлар яулады.
Чаңгы буенча Россия җыелма командасы өчен бу Олимпиадада алтынчы медаль: хәзер безнең чаңгычыларда ике алтын, өч көмеш һәм бер бронза.