Корамалы тегү остасы: “Яратмасаң, эшләп булмый”

Биектау районының Әлдермеш авылы осталары турында моңа кадәр язганыбыз бар иде инде. Алар бу авылда шактый булып чыкты. Шуларның тагын берсе – Эльмира Фәрхетдинова корамалы тегү белән шөгыльләнә. Ягъни ул турыпочмаклы, шакмаклы тукыма кисәкләреннән юрганнар һәм декоратив мендәрләр эшли.

– Өчпочмак рәвешендәге чүпрәк-чапрак кулланып ясаган юрганнарны “бөтиле” юрганнар дип атаганнар. Аларны күз тимәсен өчен, яңа туган балаларга бүләк иткәннәр, яки хуҗабикә үзе теккән, – ди ул.
Тора-бара өчпочмаклы кисәкләр шакмаклы, турыпочмаклыларга үзгәргән. Сырылган бәби юрганнарын, караватка куяр өчен япмаларны сорап килүчеләр әле дә бар.

– Менә монысы Биектауга килгәч иң беренче эшләгән эшем, монысын бәби тууга сорадылар, – дип эшләре белән таныштырды оста куллы танышыбыз. – Ә менә бу сырма – иң кадерләп саклап тота торганым. Аны әнием кияүгә чыкканда әнисе, ягъни минем әбием, бирнәгә дип биргән булган. Бик сабырлык сорый торган эш. Аны яратмасаң, тегеп булмый. Хәзерге тукымаларны бик кулланып булмый, чөнки алар эре бизәклеләр. Ә корамалы тегү өчен вак бизәкле тукымалар кирәк.

Коймак рецепты

1 литр эремчек суын газда җылытып алгач, чама белән он саласыз. Камыр гадәти коймак камырыннан бераз сыеграк булырга тиеш. Аның өстенә ике йомырка сытып, бер чәй кашыгы сода, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае салып, тиз генә болгатасыз. Эремчек су никадәрле ачырак булса, коймак шуның кадәр яхшырак уңа.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү