Көн саен гранат ашаган очракта организмда нинди үзгәрешләр барлыкка килүен аңлатканнар

Гранат – чын мәгънәсендә иммунитетны булдыручы җимеш. Шуңа күрә аны һәр көн саен ашарга кирәк, дип белдергән табиб-диетолог Василиса Пономарева “МедикФорум” хәбәрчесенә.

Гранат орлыклары эчәклекләр өчен файдалы. Алар әле мускул көчен дә яхшыртырга мөмкин. Андагы эллаготаннин матдәсенә бәйле бу.
Белгеч әйтүенчә, гранаттагы файдалы матдәләр, йөрәк-кан тамырларын зарарлы холестериннан саклап, кан басымы күтәрелүгә юл куймый.

Табиб сүзләренә караганда, көненә бер стакан гранат согы эчеп кую йөрәкнең кан тамырлары өчен бик файдалы булачак. Җимештәге матдәләр шулай ук бактерияләр һәм вирусларны юка чыгарып, иммунитетны ныгыта.

Ә инде гранат орлыкларындагы омега-5 кислотасы – тән тиресе өчен файдалы. Ул шешенкелекне, ялкынсынуны бетерә.
Шул ук вакытта гранат табигый инсулин да булып тора. Димәк, шикәр чиреннән интегүчеләр өчен дә бик әйбәт җимеш.


Фикер өстәү