Татарча   дәреслек язучы  Максим Кузнецов: «Үз телеңне белмәү – оят»

Санкт-Петербургта яшәүче рус егете Максим Кузнецов редакциягә татарча хат язган. «Газетада чыккан әңгәмәдә галим Алексей Арзамазов  мине даһи дип  телгә алган. Хәзер вакытта татар теле дәреслегемне тулыландырам. Бу китабымның Казанда дөнья күрәчәгенә бик өметләнәм. Миңа 25 яшь кенә булса да, монысы язган китапларымның өченчесе  булыр. Башка телләр буенча да дәреслекләр язарга җыенам. Мин дә Алексей кебек  12 тел беләм һәм белемнәремне башкаларга өйрәтергә хакым бар дип саныйм», – дип, газетаны җибәрүне сораган ул. Максим белән  татар телен ничек өйрәнүе, аны саклау турында сөйләштек.

Максим Ижау шәһәрендә туган. Санкт-Петербургта мәктәп, университетет тәмамлаган. Әмма әле беркая да эшкә урнашмаган икән. Фин теле курсларында укыта  алыр идем, ди. Удмурт яки вепс телләрен дә өйрәтергә риза, тик  шәһәрдә андый курслар рәсми рәвештә оештырылмый икән. Хәзерге вакытта төрле текстлар эшкәртү,  тәрҗемә итү белән мәшгуль.

Максим, татар теле белән ничек кызыксына башладың? Нәселегездә татарлар юктыр бит? Санкт-Петербургта татарча  аралашырга мөмкинлек  бармы?

– Әти-әнием – руслар. Мин – гаиләдә бердәнбер бала. Нәселемдә татарлар бар. Ижауда яшәүче 77 яшьлек Галина әбием  татарча белә. Тик ул  җангыр җава, урамда җөрмә дип  сөйләшә. Шуңа күрә бер-беребезне аңлый алмыйча торган чаклар да еш була. Татар телен  аңа әнисе – Асия әби өйрәткән. Ул миңа 15 яшь чакта бакыйлыкка күчте. Кызганыч, ул вакытта татарча бер кәлимә сүз дә белми идем. Татар теле белән  бары 19 яшьтә генә кызыксына башладым. Мәктәптә укыганда татарча өйрәнәсем килсә дә, вакыт җитмәде. Рус теленнән бөтенроссия олимпиадасына әзерләнергә кирәк иде. Бу олимпиадада җиңеп, университетка имтиханнарсыз укырга кердем. 2016 нчы елда шәһәрнең К. Насыйри исемендәге Мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар теле курслары оештырылганын ишеттем. Альбина Фәхразыева – минем беренче    татар теле укытучым.  Шулай итеп, татарча  өйрәнә башладым. Тәҗрибә туплау өчен җәен Ижауга кайтып, әбием белән татарча сөйләшәм, «Яңарыш» редакциясенә  барып, татарча газеталар алам. «Ана теле» онлайн мәктәбенең дә ярдәме тиде. Татарчаны алты ел өйрәнәм инде. Кайвакыт  туктап та торам, чөнки эшләрем бик күп. Дөрес, кыенлыклар бар әле. Мәсәлән, тезмә фигыльләрдә аптырам калам. Грамматиканы яхшылап өйрәнәчәкмен. Әмма грамматиканы аңлау тел өйрәнүдә бердәнбер мөһим әйбер түгел. Лексика, ягъни сүзләр белү кирәк. Мин  беркайчан да ятлап өйрәнмим, кирәклесе үзе  хәтердә кала. Тел онытылмасын өчен аралашырга кирәк, менә анысы җитми. Татар дусларым, танышларым бар, ләкин алар белән бик сирәк аралашам. Элекке сыйныфташым Наилә белән мәктәптә укыганда әллә ни еш аралашмасак та, хәзер  дуслыгыбыз ныгыды. «Яңа гасыр» телеканалының тапшыруларын карыйм, интернет аша «Болгар радиосы»н тыңлыйм,  хәбәрләр  укыйм. Татар җырларын бик яратам. Энколово авылында оештырылучы Сабантуйда дүрт тапкыр булдым. Җырлар тыңлап, көрәш карап, пылау ашап, дуслар белән аралашып кайтам.

Нинди телләр  беләсең?

– Рус, татар, удмурт, башкорт, фин, карел, вепс, водь, ижора, алман, кытай һәм төрек телләрен. Вепс, водь һәм ижора телләре – Ленинград өлкәсендә яшәүче күптәнге кече халыкларның, ягъни вепсларның, водьларның һәм ижораларның телләре. Вепс телен бик яхшы беләм, чөнки нәкъ әлеге телдән бик яхшы үзөйрәткеч бар. Бу китапны 2012 елда   тапкач, авторы белән очраштым. Һәр кече милли тел өчен яхшы үзөйрәткеч булу – бу телнең саклану гарантиясе дип уйлыйм. Аны  укып, һәр кеше кызыксындырган телне өйрәнә алыр иде, шулай иткәндә телләр дә яшәр.

Үзем исә төрлечә укыйм: мәсәлән, водь һәм ижора телләе буенча яхшы әсбаплар юк диярлек, бу телләрне текстлар һәм грамматикалар укып кына өйрәнеп була; алар фин теленә охшаш. Фин телен белмичә, ижора һәм водь телләренең нечкәлекләрен аңламыйсың. Фин һәм вепс телләрен белү миңа карел телен аңларга ярдәм итә. Башкортча өйрәнү теләге тугач, миңа бер дәреслекне актарып чыгу җитте.  Башкорт һәм татар телләре дә бер-берсенә бик охшаш. Хәзер башкорт кызы белән язышам. Бер-беребезнең хатларыбызны түземсезлек белән көтәбез. Төрле телләрдә язышу  бик кызык һәм телләр өйрәнү өчен файдалы. Кайвакыт кытайча да язышырга тырышам, ләкин бу телне өйрәнү  бик кыен. Мин телләр белән генә түгел, төрле халыкларның мәдәниятләре, тарихы һәм хәзерге тормышы  белән дә кызыксынам. Үземне актив кеше дип саныйм, һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә тырышам: йә нәфис әдәбиятны вепсчага тәрҗемә итәм, йә Карелиядән фин телендәге газета укыйм, йә татарча хәбәрләр тыңлыйм,  дусларга хатлар һәм фәнни журналларга мәкаләләр язам.

25 яшьтә 12 тел беләсең. Үзеңне даһи дип саныйсыңмы?

– Кешене даһи дип башка кешеләр әйтә ала дип уйлыйм. Мәсәлән, минем өчен Алексей Арзамазов – даһи. Ул сезгә 20 яшьтә удмурт теле үзөйрәткечен бастырганы турында нигәдер әйтмәгән, 30 яшьтә бастырган үзбәк теле дәреслеген генә әйткән. Удмурт телендәге шигырьләр җыентыклары, берничә монографиясе, бик күп фәнни мәкаләләре бар аның. Минемчә, яшьли фән докторы булуы да гаҗәеп һәм хөрмәткә лаек. Гомумән, даһи – бәяләү категориясе; әгәр башкалар сине даһи дип санаса – син даһи буласың.

Мине тагын эстон, швед, исланд, гарәп, фарсы телләре кызыксындыра. Гарәп телендә миңа күп таныш сүзләр очрар дип уйлыйм, чөнки күбесе татар әдәби теленнән дә алынган. Россиядәге башка халыкларның телләре – мари, чуаш, коми, якут телләре дә кызык. Татар теле дәреслегемне язып бетергәч, удмурт һәм башкорт телләре буенча үзөйрәткечләр язарга ниятлим.

Ни өчен татар теле дәреслеге чыгарырга булдың?

– Бервакыт татар теле курсларына Татарстан китап нәшрияты вәкилләре килде. Алардан укытучы  Альбина: «Мин кулъязмамны сезгә җибәрсәм, аны карап тикшерерсезме?» – дип сорады. Мин аннан: «Кайсы кулъязмагызны?» – дип  кызыксындым. Ул татар теле буенча кечкенә әсбап язарга җыенуын әйтте. Мин аңа ярдәм итәргә булдым, киләчәк дәреслегемнең беренче дәресен яздым. Һәм ул, гаҗәпләнеп: «Синең татар теле дәреслеген язарга зур сәләтең бар!» – диде. 2016–2017 нче елларда дәреслегем өчен унике дәрес яздым, аннан текстлар белән тулыландырып, 2020 нче елда рецензияләү өчен Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрдем. «Бар хаталарны да төзәтеп чыгарга кирәк,  шуннан соң гына дәреслек  бастырыла ала», – дигән җавап алдым. Быел мин  интернетта Алексей Арзамазов турында укыдым, шуннан аның белән танышып киттек. Ул да татар теленнән үзөйрәткеч язган икән. Казанда Фән көне уңаеннан уздырылган яшь галимнәр белән очрашуда  Рөстәм Миңнехановка татар теленнән яңа үзөйрәткечләр бастырырга тәкъдим иткән. Татарстан Президенты риза булгач, быел ике  дәреслек нәшер ителер дип ышанам. Шуның өчен миңа дәреслегемне тулыландырып, Арзамазов җитәкчелегендәге фәнни лабораториягә җибәрергә кирәк. Телне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә теләүчеләргә беренче чиратта татарча яхшы  үзөйрәткеч, басма яки электрон сүзлек (ул бик кечкенә булмасын) табып шөгыльләнергә, теле- һәм радиотапшырулар тыңларга, газеталар укырга  киңәш итәм. Һәм мөмкинлек булган саен аралашырга  тырышырга кирәк.

 – Туган телне белмәү – оятмы?

– Үз халкыңның телен белмәү, минемчә, оят. Ләкин моңа һәр кешенең үз фикере, һәр кешенең нәрсәдер белмәскә хокукы бар. Телне өйрәнергә мәҗбүр итү дөрес түгел. Кешенең кызыксынуы һәм теләге тусын өчен шартлар булдырырга кирәк. Мин Татарстанда шундый шартлар тудырылган, ләкин тулысынча түгел дип әйтер идем. Татар телевидениесендә  кызыклы тапшырулар  күбрәк күрсәтелсен, аларның сыйфаты югарырак булсын иде. Нигә дөнья хәбәрләре турында татарча сөйләмәскә? Нигә балалар өчен  кызыклы китапларны татарчага тәрҗемә итеп бастырып чыгармаска һәм аны  укучыларга бүләк итмәскә? Мәктәпләрдә дә балаларны тел белән кызыксындырырга кирәк. Һәм, әлбәттә, кешенең татар телен өйрәнергә мөмкинлеге булырга тиеш. Минем үзөйрәткеч телне өйрәнергә теләүчеләргә шундый мөмкинлек бирер дип өметләнәм.

– Казанга килгәнең бармы? Күченеп килергә җыенмыйсыңмы?

– Казанда  бер тапкыр да булганым юк. Бу минем – зур хыялым. Сезнең шәһәр искиткеч, аңа бик тиз гашыйк булырга мөмкин дип уйлыйм. Минем Казанны да, Изге Болгарны да, Зөяне дә күрәсем килә. Казанга күченеп килү турында уйламадым, ләкин яхшы һәм кызыклы эш тәкъдим итсәләр, нигә килмәскә?

  Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү