Китмәгез, ай-тичылар!

Үткән атна ахырында Россиягә каршы кертелгән каты санкцияләр дүшәмбе көнне безне бөтенләй башка дөньяда уятты: финанс тармагы утлы табада сикергән кебек булды, кече һәм эре бизнесның хәле мөшкелләнде, кешеләр банкоматларга чиратка бастылар, акча юк, дигән хәбәрләр ишетелде.

Газета хәбәрчесе бармады ул машиналар янына, чөнки картада түләүләр өчен җитәрлек кенә акчасы бар иде. Беренче шок үтте, әлбәттә. Үзәк банк акча тотрыклылыгын урнаштыру өчен бар көчен сарыф итте. Төп ставка күтәрелде, кайбер банклар инвестицион хисаплардан акча бирүне кыска вакытка туктаттылар. Нәтиҗәдә, доллар курсы, бик югары ноктада булса да, тукталды. Биржада валютадан башка берни дә сатылмый, шуңа күрә кыйммәтле кәгазьләр базарындагы хәлне чамалау мөмкин түгел. Чит ил биржаларында Россия компанияләренең кәгазьләре «өчле сальто» ясыйлар ясавын, тик нишләтәсең, монысына безнең финанс хакимиятләре тыкшына алмый.

Тагын бер тармакта проблемалар янартау аткан шикелле хәбәр салды. Илнең иң яхшы ай-ти белгечләре чит илләргә чыгып качу җаен эзли башладылар. Газета хәбәрчесе дүшәмбе көнне Казандагы ай-ти бизнес вәкилләренең чатларда язышканнарын укып, кайберәүләргә киңәшләр дә биреп вакытын уздырды. Эш шунда: SWIFTтан Россиянең иң зур банкларын өзгәннән соң, чит илдән акча алу мөмкинлеге бетә язды. Программачыларның иң уңышлы төп катлавы исә, кече бизнес рәсмиләштереп, үзебездә утырган килеш чит илләр заказын үти, хезмәт хакын валютада ала. Бу – легаль бизнес, рөхсәт ителә һәм хуплана да хәтта, чөнки, бердән, илгә валюта керә, икенчедән, салым түлиләр. Ике куян берьюлы тотыла. Хәзерге вазгыять бу бизнесны чалгы белән чапкан кебек итте. Хәзергә SWIFTтан өзелмәгән банклар аша эш йөртеп була, әмма дә ләкин Америка санкцияләрнең дүртенче пакеты белән яный. Анысы иң катысы, борылырга да урын калдырмый торганы. Аннан соң, ай-ти кече бизнес Тинькофф банк аша йөртә эшен. Дүшәмбе көнне ул да санкцияләр исемлегенә эләкте.

«Мин Дубайда төпләнермен? ахры», «18 мартка Истанбулга билет алдым, гаилә белән шунда күчәбез», «Грузияне иң уңышлы урын дип табам» дигән хәбәрләр килде газета хәбәрчесенә. Грузиядә кече бизнес бөтенләй салымны аз түли икән, мәсәлән. Егетләр бар ягын да исәпкә алалар. Иң мөһиме: тотрыклылык кирәк аларга, иртәгесе көнгә ышаныч кирәк. Чит ил компанияләре күчеп урнашуда ярдәм вәгъдә итәләр.

Әлеге вазгыять аяз көндә ялтыраган яшен кебек булды һәм илнең югары җитәкчелегенә дә тавышы ишетелде. Цифрлаштыру министрлыгы ашыгыч рәвештә чемоданнарын тутыручы ай-тичыларга, илдә калсалар, бонуслар вәгъдә итеп мөрәҗәгать ясады. Эшләгән чорда армиягә алынмаячакларын, өч елга НДФЛ салымыннан азат ителәчәкләрен, 5 процентлы ташламалы ипотека гарантияләде. Бонуслар зур инде зурын, егетләр ничек җавап бирер ләкин.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү