Татар телендәге язуларда хата эзләү буенча бәйге башланды

1 мартта алтакталарда, мәгълүмати табличкалар, топографик атамалар, юл күрсәткечләрендә, торак йортлардагы аншлагларда татар телендәге язуларда хата эзләү буенча II бәйге башланды. Аны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим иткән.

Бәйгене үткәрү мәйданчыгы итеп бу юлы да “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы билгеләнгән. Анда “Ошибки в названиях и надписях” категориясендә хәбәр калдыручы барча кеше автомат рәвештә бәйгедә катнашучы булып санала.

Әмма бер мөһим шарты бар: бәйгедә катнашучы Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән булырга тиеш.
Хәбәр, гадәттәгечә, хаталы язуның фотосурәте белән яки рус телендәге язуның татарчага тәрҗемә ителмәвен күрсәткән фотосурәт белән җибәрелергә, шулай ук алтактаның (табличка һ.б.) кайда урнашканлыгы (адресын) күрсәтелергә тиеш.

Бәйгегә сентябрьдә йомгак ясау күздә тотыла. Хаталар турында иң күп җибәргән 10 кеше җиңүче булачак. Аларның барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

“Беренче тапкыр үткәрелгән бәйге йомгакларыннан күренгәнчә, татар телендәге рәсми атамаларның хаталы язылуы көн кадагына суга торган проблема булып тора”, – ди “Халык контроле” системасының төп модераторы Сәрия Сабурская. “Халык контроле”нә бу җәһәттән хәбәр җибәрүчеләрнең һәммәсенә зур рәхмәт. Алар бәйгенең төп максатына – татар телен саклау һәм популярлаштыру ирешүгә үзләреннән зур өлеш кертә”.

Исегезгә төшерәбез: татар телендәге атамаларда хаталар эзләү буенча тәүге конкурс узган елның февраленнән сентябрьгә кадәр узды. Сигез ай эчендә барлыгы 3,5 меңнән артыграк хәбәр алынды. МГУ студенты, Лениногорск районы егете Тәлгать Хөснетдинов, “Халык контроле”ндә хаталар турында 2 меңнән артыграк хәбәр калдырып, бәйге җиңүчесенә әйләнде.


Фикер өстәү