«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов: «Милләт язмышы мәктәптә хәл ителә»

Өйме, мәктәпме – тел өйрәтүдә кайсы мөһимрәк? Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры, Дәүләт Советы депутаты Айдар Шәмсетдинов белән уку йортының үзенчәлекләре, милли мохит, милли мәгариф турында сөйләштек.

Айдар Илдарович, өч ел эчендә, ягъни 20192021 елларда, «Адымнар»ны исәпкә алмасак, Казан һәм Чаллыдагы яңа ачылган мәктәпләрдә татарча белем бирүче нибары бер сыйныф ачканнар. Беренче сыйныфлар турында сүз бара. Ә сездә хәлләр ничек?

– Һәр мәктәпнең үз җирлеге бар. Милли мәнфәгатьне кайгыртабыз икән, шәһәрдә шул микрорайонда берьюлы ике мәктәп ачарга кирәк. «Адымнар» комплексының Бондаренко урамында саф татар телендә белем бирүче мәктәбе бар. Быел анда беренчегә биш татар сыйныфына 145 бала кабул иттек. Димәк, ихтыяҗ да шул чама. Гомумән, быелгы беренчеләребезнең саны – 445. Әгәр сыйныфларны катнаш итеп ясасак, файдасы кәгазьдә генә калачак, чөнки рус теленә ияреп, бөтенесе руслаша бара. Шуңа күрә аерым биналарда укытабыз. Ике ел элек беренче сыйныфка 600 бала укырга кергән иде. Сыйныфлар саны «Ф»га кадәр җитте хәтта. Бүген бездә 4 меңләп укучы белем ала. Шуларның 1 меңнән артыгы – татар корпусында.

Берәүләр туган телне гаиләдә, икенчеләр мәктәптә өйрәтергә тиешләр дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз?

– «Әгәр милләтнең киләчәген кайгыртабыз дисәк, төп көрәш мәгариф өлкәсендә булырга тиеш». 1999 елда ЮНЕСКОның бер хартиясендә әнә шулай дип язганнар иде. Уңай нәтиҗәгә ирешәбез икән, димәк, мәгариф системасы дөрес эшли дигән сүз. Бала иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр – мәктәптә. Әти-әниләр эштән өенә 7гә кайтып җитсә, бик әйбәт. Әле бит күпләре кайтып та җитә алмый. Шуңа күрә, милләт язмышы мәктәптә хәл ителә, дигән сүз белән тулысынча килешәм. Әмма гаиләдә дә мохит булышырга тиеш. Татар гаиләсендә – татар, манкортныкында манкорт баласы үсә.

Сездә татар теле сәгатьләренә күпме вакыт бирелә? Татар телен дәүләт теле буларак укытуыгызны да беләбез. «Безгә ул кирәкми», диюче әтиәниләр дә бармы?

– Туган тел сәгатьләрен һәр мәктәп үзе билгели. Без татар мәктәпләре программасы таләпләренә туры китереп укытабыз. Рус теле сәгатьләре федераль яктан катгый рәвештә тәкъдим ителә. Ул сәгатьләрне берничек тә киметә алмыйбыз. 6 нчы сыйныфларны алсак, атнага 6 дәрес – рус теле, 3 сәгать рус әдәбияты керә. Бичурин урамындагы мәктәптә татар телен дәүләт теле буларак, өч сәгать укытабыз. Дәүләт теле буларак укыткан очракта (моның өчен дә әти-әниләр ризалыгы кирәк. – Автор) әти-әни аны туган тел буларак, рус теле урынына сайларга тиеш. Тик бу кайберәүләрдә ризасызлык тудыра. Шулай утыз укучылы бер сыйныфта ике әти-әни: «Гаризага кул куймыйбыз. Нишләп без, рус булып, туган тел буларак рус телен өйрәнмәскә тиеш?» – диләр. Шул ук вакытта үзләре балаларына татар телен укытуга да каршы түгел. Андыйларга, сез болай да федераль стандарт буенча атнага 9 сәгать рус теле һәм әдәбияты укыйсыз, дибез.

Күрше халыкның телен өйрәнү аны хөрмәт итү дигән сүз. Өйрәнмичә, үзеңне өстен куясың икән, бу милләтчелекнең чиге. Дөрес итеп аңлата белгәндә, балалар 100 процент татарча өйрәнәчәк. Башта ризалашмаганнары соңрак рәхмәт тә әйтә әле. Моны ялкауланмыйча гына оештырырга кирәк. Татар теле укытучыларына: «Сезнең дәресләр иң мавыктыргыч булырга тиеш», дип кабатлыйм.

«Адымнар»ның үз татар теле дәреслеге. Аның туган телне өйрәтүдә файдасы бармы?

– Татар телен укыту мәсьәләсе инде ничә дистә ел көн үзәгендә тора. Дәреслек аудиториягә дөрес юнәлдерелмәгән булса, аның нәтиҗәсе юк. Әгәр татар телен белмәгән яки начар белгән балага саф татар гимназиясе өчен язылган әсбапны тоттырсаң, анда нәфрәт кенә уяначак. Шул ук вакытта мин татар баласын «Сәлам» дәреслеге (ул рус телле балалар өчен.– Автор) буенча да укытырга рөхсәт итмим.

Татар сыйныфларына туплаганда, шәһәр балаларының туган телләреннән читләшә баруын күрәбез. Балаларны ясалма изоляциягә кертеп, саф татар телендә генә үстереп булмый. Аларның күбесе рус, татар телләрендә сөйләшә. Русча аңламаган балалар бик аз. Әле бит аның бөтенләй татарча белмәгәне дә күп. КФУ галимнәре ярдәмендә «Адымнар» мәктәбе өчен махсус дәреслек булдырдык. Башлангыч мәктәп өчен бар инде ул. Быел 5–6 нчы сыйныфлар өчен чыгар дип көтәбез. Әкренләп 11 нче сыйныфка кадәр җитәр, Аллаһ боерса. Бу – татар телен бик белмәгән балалар өчен әдәби телне өйрәтүче дәреслек. Иң мөһиме: ул төрле фәннәрдән терминологияне барлыкка китерә.

Татар теле өчен көрәш  дәрестә генә түгел, мәктәпнең бөтен тәрбия эшендә алып барылырга тиеш. Һәр ата-аналар җыелышын үзем алып барам. Бондаренко урамындагы бинада аны бары татар телендә генә үткәрәм. Әти-әниләргә концерт, спектакльләр күрсәтәбез, үзебез нәфис фильмнар төшерәбез. Иганәче табып, аена 1–2 аудиоспектакль әзерлибез. Әти-әниләр балаларының кызыксынуын күреп рәхмәт әйтә.

Сездә әтиәниләр өчен дә татар теле курслары эшли. Килүчеләр күпме?

– Татар телен өйрәнергә теләгән утызлап әти-әни, укытучы атнага ике мәртәбә дәрескә йөри. Бу курслар татар теленә якынайтуны күздә тота. Аны тәҗрибәле татар теле укытучылары уздыра. Нәтиҗәсе бар.

Милли мәгарифтә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле?

– Татар теле һәм әдәбияты укытучылары рус телле балалар белән дә эшли белергә тиеш. Күптелле укытучылар әзерләнә, әмма фәннәрне татар телендә укыта торганын табу авыр. Педагог табу гомумән җайлы эш түгел. Көллият, вузларны тәмамлаган барлык студентларны мәктәпкә җибәрсәк тә, укытучылар кытлыгы калачак. Бигрәк тә рус теле укытучыларын табуда кыенлык бар. Чөнки укучыларны БДИга әзерләргә кирәк. Атнага уртача 40ар сәгать дәрес биргән укытучылар бар. Бездә 300гә якын укытучы эшли. Татар мәктәбендә белем бирүче укытучыларның барысы да диярлек татарча белә.

«Адымнар»да беренче елларда татар мохите юк иде, әкренләп сизелә башлады, диючеләр дә очрыйЧыннан да бу шулаймы?

– Бондаренко урамындагы мәктәпкә керүгә үк сизелә ул. Мохит һәрвакыт бар. Кайбер балалар татарча белүенә карамастан, русча да сөйләшкәли. Андыйларга, татарча сөйләшегез, дип кисәтү ясыйм.

Бердәм программа, дәреслекләр булдыруга карата фикерегез ничек?

– Бер генә дәреслек калдыруга каршы мин. Дөньябыз, җәмгыятебез төрле кешеләрдән тора. Әмма алар бер-берсеннән аерыла. Барыбызны да бер төрле итеп киендерү дөрес түгел. Укытучының дәреслекне сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйм.

«Адымнар» башка мәктәпләрдән кайсы ягы белән аерыла?

– Яңа федераль белем бирү стандартлары нигезендә миллилекне булдыру кыен. Шуңа күрә без дәрестән тыш эшчәнлеккә зур игътибар бирәбез. Моның өчен укытучыга акча түләнә. Өстәмә сәгатьләр кысасында 1–11 сыйныфлар өчен «Татарстан тарихы» укытабыз. «Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате» дигән курс та керә. Әгәр татар зыялыларын тәрбияләргә телибез икән, балалар милли музыка, композиторлар, гореф-гадәтләрне дә белергә тиеш.

Бездә төрле милләт балалары укый. Халыкара дуслыкны ныгыту, гореф-гадәтләрне саклауны күздә тотып, «Килешү фәлсәфәсе» дигән фән булдырылды. Баланы әкренләп мәктәпнең фәлсәфәсенә якынлаштыра торган курс бу.

Хәзерге вакытта, инглиз телен өйрәтү нигә кирәк, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Чит телләрне өйрәнү бик кирәк. 1–11 сыйныфларда барлык укучылар да инглиз телен өйрәнә. 7 нче сыйныфтан исә математика, география, биологияне инглизчә укытабыз. Укучылар мәктәпне тәмамлаганда, инглиз телен белеп чыга. Без испан, гарәп һәм төрек телләрен дә өйрәтәбез.

                                            Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү