Карабах конфликты: кем гаепле?

Без «Ватаным»да моннан ун көн тирәсе элек Таулы Карабах тирәсендә барган вазгыятьне шәрехләп: «Сизәсездер: зур сугыш уты кабыну ихтимал», – дип язган идек. Безнең ул фараз яртылаш тормышка ашты: 19 сентябрьдә Баку Карабахта әрмәннәр тарафыннан куелган минада 11 кеше шартлавын, Гәдәбәйдәге (Кедабек) азәрбайҗан позицияләренең утка тотылуын, Карабахтагы әрмәннәрнең пассажир самолетларына радиототкарлыклар ясавын сәбәп итеп, төбәктә конституцион тәртип урнаштыра башлавын игълан итте.

Азәрбайҗан армиясе, югары төгәллектәге технологик корал кулланып, сепаратистлар кулындагы һава һөҗүменә каршы көрәш системаларын, радиоэлектрон көрәш станцияләрен һәм башка бик күп төрле хәрби техниканы санаулы сәгатьләр эчендә юк итте. Баку бары тик хәрби объектларга гына һөҗүм ясавын, тыныч халыкның иминлегенә берни дә янамавын ассызыклый. Әмма үзегез аңлыйсыз инде: андый масштаблы һөҗүм вакытында югалтуларсыз булмый. Сепаратчылар бар көчләренә, тыныч халык үтерелә, дип сөрән сала, бу – көч җитмәгәнлектән, халыкара җәмәгатьчелек игътибары артына качуның бер ысулы гына. Автор һич кенә дә сугыш хәрәкәтләре яклы түгел. Ләкин хәл ут ачуга барып терәлгән икән, берни дә эшләп булмый, эшне мөмкин кадәр тизрәк һәм аз югалтулар белән төгәлләргә кирәк.

Укучыларга бер нәрсәне искәртер идем: бу юллар язылганда, утлы конфликтның башлануына бер тәүлек тә тулмаган әле, вазгыять тиз үзгәрә һәм язма газетада басылганчы, әллә ниләр булып бетәргә мөмкин. Сепаратчылар ут ачылып берничә сәгать үтүгә үк, сөйләшүләр өстәле сорадылар инде. Рәсми Баку табын җәяргә ризалыгын белдерде, ләкин әрмән радикалларына ак флаг күтәрергә, коралларны тапшырырга кушылды. Ул таләп үтәлсә, зур сөйләшүләр кирәкми дә. Өстенлек тулысынча Азәрбайҗан ягында. Әрмәнстан рәсми рәвештә сугыштан читтә калачагын белдерде. Ереван ярдәменнән башка төбәктәге әрмән армиясе (рәсми хакимиятләр Карабахта андый армия юк дип расларга тырышса да, ун меңлек контингент анда бар) берни дә эшли алмый. Әрмәннәрнең инде бик күп коралдан һәм техникадан колак кагуларын исәпкә алганда, сугыш озакка сузылмаска тиеш.

Язмада автор һич кенә дә сугыш хәрәкәтләренең хроникасын сөйләүне максат итеп куймый. Беренче залплар яңгыраган минутларда ук вакыйгалар урыныннан турыдан-туры дистәләгән хәбәр алынды һәм сугыш динамикасын шактый тәфсилле итеп сурәтләргә мөмкинлек бар. Безне башка нәрсә кызыксындыра. Игътибарыгызны язма башындагы «яртылаш тормышка ашты» дигән сүзләргә юнәлтер идем. «Ни өчен яртылаш, сугыш хәрәкәтләре тулы көченә бара бит инде?» – дигән сорау тумый калмагандыр дип уйлыйм. Эш шунда: Таулы Карабах аша күп сәяси мәнфәгатьләрнең бик зур тектоник плитәсе уза. Ул плитәнең хәрәкәте дөньякүләм зур тетрәү китереп чыгара ала. Әмма конфликтның башы андый тетрәү булмас дигән өмет уята. Гарантия биреп булмый булмавын, әмма Баку алдын-артын карап эш итә һәм зур селкенү ясарга теләгән көчләр кулында уен картасы юк. Без уен тузы Азәрбайҗан тарафдарлары кулында калыр һәм бу каршылыкның тиз хәл ителүенә китерер дип фаразлыйбыз.

Төбәктәге көчләр чагыштырмасын якынча сурәтлик. «Төркия, Азәрбайҗан һәм Пакьстан 18 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Кардәшлек» дигән хәрби өйрәнүләр үткәрә, дигән кыска хәбәргә карыйк әле. Бакуның хәрби конфликтта уңышын гарантияләү өчен шул ике аркадаш җитә. Ләкин әле азәрбайҗаннарны принципиаль рәвештә тагын Израиль яклый. Бу сезгә бераз гаҗәбрәк тоелмыймы? Израиль Бакуны югары технологик корал белән тәэмин итә. Конфликтта бу хәлиткеч роль уйный. Киевка, мәсәлән, бу ил, Зеленский күпме генә ялвармасын, сыңар пуля да бирмәде, ә азәрбайҗаннарга – рәхим итегез. Әрмәнстан – Иран аркадашлыгы Израильне Баку тарафын сайларга мәҗбүр итә. Төбәктә бүген Тәһран – Ереванның бердәнбер диярлек аркадашы. Ни өчен мөселман фарсылар христиан әрмәннәрне яклый, ә азәрбайҗаннар белән этле-мәчеле яши дигән фикер уяна торгандыр. Шигыйларның, бигрәк тә аларның рафидит тармагының кемнәр икәнлеген яза башласак, газетада башка авторларга урын калмаячак. Шуңа күрә фактны гына әйтәбез: фарсылар әрмәннәр файдасына ут ачарга әзер. Ләкин Пакьстан һәм Төркия җәйгән канат Бакуны ул һөҗүмнән саклый. Чик буена фарсы гаскәрләре тезелсә тезелгәндер, әмма ут ачылмас. Берьялгызы калган Ереван Баку белән конфликтка керүдән курка, чөнки җиңелү – котылгысыз.

Россия традицион рәвештә Әрмәнстанны якларга тиеш иде, әмма Кремль алдан ук әйтеп куйды: Таулы Карабах – Азәрбайҗан төбәге, моны Пашинян үзе таныды, диде. Мәскәү Иран белән аркадашлыктан файдалана, билгеле, әмма Төркия белән әчелешле булырга Кремльдә юләрләр утырмый. Евросоюз Бакудан утны туктатуны таләп итте, әмма ут кызганда, андый сүзләргә игътибар итеп тормыйлар. Әрмәнстанны ачыктан-ачык Франция яклый. Бакуның Париж тарафына җавабы көттермәде: геноцид турында кычкырганда, үзеңнең кара үткәнеңне искә төшер, диделәр. АКШның симпатиясе әрмәннар ягында, билгеле. Ләкин халыкара законнар Баку өстенлеген таный. Hudson Institute – Вашингтондагы йогынтылы аналитик үзәк: «Халыкара хокук Карабахны Азәрбайҗанныкы дип таный. Хәзерге моментта Азәрбайҗанның барлык хәрби хәрәкәтләре ил эчендә бара. Әрмәнстанга һөҗүм булмады», – дип белдерде.

Шулай булгач, кая барасың? Иң мөһиме: төбәктә башланырга мөмкин булган зур тектоник хәрәкәт булмас һәм афтершогы планетага таралмас дип өметләник. Тема БМО Генераль Ассамблеясында да күтәрелеп чыкты. Төрек Президенты Әрдоган үз чыгышында, Бакуны яклап, ныклы дәлилләр китерде. Франция Куркынычсызлык советын җыюны таләп итә, совет нинди генә карар кабул итмәсен, ул киңәш характерында гына булачак. Хәтта Иран да Таулы Карабахны Азәрбайҗанныкы дигән рәсми белдерү белән чыкты. «Карабах – әрмән төбәге түгел, шуңа күрә Ереван аны якламаячак», – дигән сүзләргә игътибар итегез әле. Алар Әрмәнстанның Куркынычсызлык советы секретаре Армен Григорян авызыннан телеэфирда өзелеп төште. Бу инде конфликтның яртылаш чишелүенә тиң.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү