Әлеге авырулар белән хәрби хезмәткә алмыйлар: Сергей Шойгу имзалаган

Гражданнарга Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүгә киртә булырдай чирләрнең яңа исемлеге 24 сентябрьдә үз көченә керде. Әлеге документны саклану министры Сергей Шойгу 14 сентябрьдә имзалаган иде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Исемлектә 26 авыру бар. Алар арасында — ВИЧ, В һәм С гепатитлары, ачык туберкулезның теләсә нинди формасы һәм башкалар.

Психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә психик чирләр һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар аерым пункт итеп күрсәтелгән.

Моннан тыш, начар күрү дә хезмәткә киртә булып тора.

Документ мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында контракт төзүгә кагыла.

/Татар-информ


Фикер өстәү