Оборона министрлыгы мобилизация вакытында кемнәрнең контракт төзи алмаячагын аңлаткан

Россия Оборона министрлыгы мобилизация вакытында Кораллы көчләр белән контракт төзүгә комачаулаган чирләр исемлеген игълан иткән. Исемлектә иң элек ВИЧ күрсәтелгән. Боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталына урнаштырылган, дип яза ТАСС.

Шулай итеп, исемлеккә түбәндәге авырулар кертелгән: ВИЧ, уртача авырлыктагы бронхиаль астма, йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, В һәм С гепатиты, эпилепсия, I типтагы шикәр чире, яман шеш, инсульт һ.б.

Агентлык билгеләп үткәнчә, май ахырында Дәүләт Думасының Оборона буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов һәм аның беренче урынбасары Андрей Краснов парламентның түбәнге палатасына сәламәтлегендә кимчелекләр булган кешеләрнең мобилизация, хәрби хәл кертелү чорында Кораллы көчләр белән контракт төзү мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын керткән.


Фикер өстәү